Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Тимершык” инкубаторында: үзең үстергәнең тәмле генә түгел, кадерлерәк тә була [фоторепортаж]

Яз җитү белән авыл халкы кош-корт үрчетә башлый: чебиләр, каз-үрдәк бәбкәләре сатып ала. Америка "Буш ботларын" кертү чикләнгәч, үзең үстергәнең тәмле генә түгел, кадерлерәк тә була башлады.

Әле февраль аенда гына вәкилләр җыелышында район кулланучылар җәмгыятләре берлеге идарәсе рәисе Шәүкәт Гайнетдинов: "Быел Тимершыктагы инкубаторны эшләтеп җибәрергә бирнинди финанс мөмкинлеге күренми. Ссуда яки бурычка акча алу юлы белән булса да эшне башларга кирәк. Акча табып, йомыркаларны яхшы нәселле тавыкныкын кайтарып, халыкның ышанычын яулап эшләтеп җибәрүне күзаллыйбыз",- дип сөйләгән иде.

Кооператорларның максатына ирешкәнлегенә өченчекөн иртәнге сәгать 7дә Тимершык авылына баргач ышандык. Акча табылган, ә халыкның ышанычына килгәндә, анысы моңарчы ук яуланды. Яңа чыккан бройлер чебиләр алырга Кукмара районнарыннан да килүләре шуны раслый. "Хәзер кайда нәрсә җитештергәннәрен белеп торабыз. Беренче килү генә түгел. Былтыр да шушыннан алган идек. Берсе дә үлмәде, барысы да үсте. Быел да килдек менә. Ашатырга ярма-көрпәләр кыйбатланса да, алабыз. Үзебез бераз ашамый торырбыз, авылда чебисез булмый, кош итенә җитми инде",- диештеләр Югары Чура авылыннан килгән урта яшьләрдәге өч хатын-кыз.

Ул иртәдә бройлерлар алырга Шекше, Иске Икшермә, Арташ, Мичән, Олы Кибәче, Эзмә авыл җирлекләреннән күп килгәннәр иде. "Үстерергә урыныбыз бар, бер дә курыкмыйча 200не алам, үсәләр",- диде Ике басу Арташтан Гөлсинә Гаффарова. Ә Тимершыктан Сәрия Сафина меңнән артык чебигә заявка биргән. "Былтыр март аенда - 700не, апрельдә 500не алган идек. Берәр ай үстереп саттык. Кемгә чебинең бер көнлеге, берәүләргә үскәнрәге кирәк. Сорау­чылар күп, шуңа күрә быел да күпләп алырга булдык",- диде ул.

"Тимершык" инкубаторында былтыр чебине 32 мең, казны 7100 данә саттылар.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев