Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түләр өчен башта җыйнау тиеш [+фоторепортаж]

Агымдагы ел башына Россия Пенсия фондына Саба районында теркәлгән "ООО"лар, "ИП"лар һәм башка фирмалар 59 миллион сум бурычлы булып калган.

Пенсияне мәҗбүри иминиятләүгә менә шундый караш.
Эш бирүчеләрдән, эшмә­кәрләрдән әҗәтләрне тү­ләтү өчен ярдәм сорап суд приставларына да мөрәҗәгать итәргә туры килә. Пенсия фонды идарәсенең приставлар, саклык банкы, почтамт хезмәтләре җитәкчеләре катнашында узган 2015 елдагы эшчәнлекне йомгаклау җыелышында шундый фактлар да бәян ителде. Гомумән, былтыр 10 меңләп сабалыга 1,906 миллиард сумга якын пенсияләр һәм башка төрле социаль түләүләр бирелгән. 2014 ел күрсәткече белән чагыштырганда бу 110 миллион сумга күбрәк. Пенсия түләү өчен аны иң элек кертемнәр рәвешендә җыярга ки­рәк. Менә шунысы, ягъ­ни җыйналганы 993,7 миллион сум гына бул­ган. Ягъни пенсионерларны үз акчабыз белән тәэмин итү 60,8 процент тирәсе, ягъни республиканың уртача күрсәткеченнән (62,2%) бераз кимрәк.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X