Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Торак төзелеше

19 майда Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте йортының киңәшмәләр залында республикада торак төзелеше буенча видеоконференция режимындагы брифинг үткәрде.

Анда шулай ук Премьер-министр Илдар Халиков, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

Хәзерге көндә республикада быелга планлаштырылган торак төзлеше күләменнән 33 проценты (811,4 мең квадрат метр) файдалануга тапшырылды. Татарстан бу күрсәткеч буенча лидерлыгын дәвам итә. Шул исәптән социаль ипотека программасы буенча да планның 34 проценты үтәлгән, ягъни 2 мең 905 фатирлы 45 йорт (гомуми мәйданы 162 мең кв.метр) файдалануга тапшырылган. Май аенда тагын өч йорт әзер булачак.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча ел башыннан 54 йорт сафка баскан. 16 торак 9 Май көнне тантаналы төстә тапшырылган. Хәзерге вакытта республикада 629 ветеран өчен 145 йорт төзелеше алып барыла.

Безнең районда торак төзелеше буенча җаваплы вазифаи зат, район Советы рәисе урынбасары Расих Закирҗанов сүзләренә караганда, быелга планлаштырылган 17 мең квадрат метр торак төзелешенең 7 меңе файдалануга тапшырылган инде. Сугыш ветераннарының торак ихтыяҗларын яхшырту эше дә тел-теш тидерерлек түгел.

И.Яхин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев