Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Төп максат – булган уңышны тиз арада һәм сыйфатлы итеп җыеп алу

Республикада урып-җыю эшләре июль урталарында башланган иде. Безнең якларда уракка игеннәрнең өлгерүенә карап, узган атнада ныклап керешелде. Җәй башындагы коры һава торышы авыл хуҗалыгына тискәре йогынты ясады.

Май аенда яңгырлар яумау, җәй уртасында түбән температура саклану да игеннәр үсешенә шактый зыян китерде, ди белгечләр. Хәзер төп максат - булган уңышны тиз арада һәм сыйфатлы итеп җыеп алу. Шулай да, дүрт ел элеккеге үзәккә үтәрлек корылык елына караганда уңышлар куанырлык күренә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, иң мул уңыш бүгенге көндә "Шытсу" хуҗалыгында. Биредә арыш һәм көзге бодай уралар. Гектарыннан уртача 29,3 центнер икмәк чыга. "Урта Саба" җәмгыятендә - 25,3 центнер, "Курсабаш"та - 25,9 центнер. "Нырты" һәм "Кибәче" хуҗалыклары 23-24 центнер уңыш белән куандыра. Быелгы уракта район игенчеләренә барлыгы 7500 гектарда көзге, 16100 гектарда сабан культураларын җыеп аласы бар. Бу көннәрдә арыш, көзге бодай теземнәргә салына. Кайбер хуҗалыклар борчак уруга да кереште. Әлеге кузаклы культура 1135 гектарда игелә. Урып-җыю эшләрендә барлыгы 88 комбайн катнаша. Бер кыр корабына 276 гектар мәйданда эш башкарырга туры килә. Һәр комбайнчы ярдәмчесе белән хезмәт куя.

"Туган як" җәмгыяте район хуҗалыклары арасында иң беренчеләрдән булып уракка кереште. 4 август көнне Түлешкә авылы ягындагы кырга килгәндә, комбайннар тузаннар туздыра иде арыш кырында.

"Саба" җәмгыяте игенчеләре - Илназ Гайнетдинов, Язнур Нәҗмиев, Газинур Газизҗанов, Рәнис Сәлимҗанов 138 гектарлы арыш мәйданының соңгы гектарларын суктыра. Суктырылган ашлыкны ындыр табагына ташу "КамАЗ" автомобильләрен идарә итүче шоферлар Раил Хәйбриев һәм Рамил Сафинга тапшырылган. Бирегә килгәнче шушы ук хуҗалыкның Оет ягындагы кырында ашлык суктырганнар. Егетләрнең күңелләре көр, эшләре көйле бара. Араларында авыл хуҗалыгы юнәлешендә белем алучы студентлар да бар.

- Узган елны да җәйге практикада уракта катнашкан идем. Акчасы эшләгәнеңә карап чыга, зарланырлык түгел. Йөз мең чамасы эшләргә була инде, - ди Илназ Гайнетдинов. Ул арада Илфат Галиев әбәд ашын алып килде үзләренә. Хуҗалык ашханәсендә әзер­ләнгән тәмле һәм туклыклы ризыкны гөр килеп, мактый-мактый ашап куйдылар да, тоткарланмый гына һәркем кабат үз техникасына утырып эш башлады. Шулай шул, урак вакытында һәр минут кадерле.

- Оет ягында арыш уңышы әйбәтрәк иде. Бу як басуда язын кар да озаграк ята, аның да тәэсире булгандыр, сирәгрәк тишелде, - ди хуҗалыкның агрономы Рөстәм Ганиев. - Алтмыш гектарда борчак игелә. Шушы бер-ике көндә аңа керербез дип уйлыйбыз.

Кайтыр юлда ындыр табагына сугылдык. Биредә дә икмәк көшелләре күңелгә куаныч өсти. Ачык һавага салынган ашлыкны чүбеннән аралыйлар, КЗС агрегатына киптерергә кертәләр, киләсе ел өчен симәнә дә әзерләргә керешкәннәр.

Соңгы елларда районда язгы чәчү һәм урак башында кырга чыгып, Ходайдан илгә-көнгә иминлек, бәрәкәт сорау кебек күркәм йола башкарыла. Атна башында Тимербай хәзрәт Зарипов, АПК һәм барлык тармак хезмәтчәннәре профсоюзының район комитеты рәисе Дания Галимуллина "Саба" җәмгыятенең "Мәртен", "Сатыш" филиа­лының Бигәнәй бригадасы кырларына чыгып, игенчеләр белән очрашты.

Хуҗалыкларда эшнең иң кызган чагы. Бөртеклеләрне җыю белән беррәттән терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә. 4 августта 9893 тонна печән, 125508 тонна сенаж, 7660 тонна силос тупланган. Көзге чәчүгә 4052 гектар җир әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X