Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Туксанда да эшкә ашкына

Оет авылында яшәүче Зәйтүнә Әхмәтгәрәй кызы Сәйфуллинага 90 яшь тулды.

Аны юбилее белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов, "Туган як" җәмгыяте профсоюз комитеты рәисе Фәния Гыйлемханова котлады. "Аллага шөкер, рәхәт тормышта яшим. Улым да, киленем дә бик тәрбиялиләр,- диде В.Путин Котлавын кабул итеп алган тыл ветераны. Ахырдан олыларча ихласлык белән: "Эшләтмиләр",- дип тә өстәде. Зәйтүнә Әхмәтгәрәй кызының ире Әһлиулла фронтта булган, үзе дә сугыш вакытында әсирлеккә төшкән немецлар дәваланган Арча госпиталендә эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев