Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тырыш хезмәт югалмый [+фоторепортаж]

Гыйнвар аенда туган өлкәннәрне тәбрикләү чаралары дәвам итә. 14 гыйнварда Шәмәрдәндә яшәүче Мусабиха Хә­ми­дуллина да үзенең гомер бәйрәмен - 90 яшен каршылады.

Чәбки-Саба авылында туып-үскән кызга тормыш арбасына бик иртә җигелергә туры килә. Яшүсмер кыз сугыш чорында ирләр көче соралган авыр хезмәтләр башкарып, Җиңү көнен якынайтуга үзеннән зур өлеш кертә. 1944 елдан ул «Шәмәрдән ашлык кабул итү предприятие»сендә эшли башлап, лаеклы ялга киткәнче әлеге оешмада хезмәт куя. Башкарган хезмәтенә җаваплы каравы, башкаларга карата ихтирамлы, намуслы булуы белән тирә-юньдәгеләрнең хөрмәтен казана. Тормыш иптәше белән 2 бала тәрбияләп үстерәләр. Мусабиха әби бүгенге көндә улы Илгиз гаиләсе тәрбиясендә бәхетле, имин картлык кичерә. Хезмәт ветеранына юбилее уңаеннан башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев Президент Владимир Путинның Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук ул озак еллар хезмәт куйган «Шәмәрдән ашлык кабул итү» предприятиесе җитәкчесе Фәнис Вәлиев, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев та тәбрикләп, изге теләкләр җиткерделәр.

Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев