Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Төзек техника - авариягә киртә [+фото]

Яз айларында оешма-предприя­тиеләрдә, хуҗалыкларда мөһим чара - автомобильләргә техник карау үткәрелә. Төп максаты: юлларда автомобильләрнең дә төзек булмавы аркасында килеп чыга торган һәлакәтләрне вакытында кисәтү.

Контролерлар техник карауны транспорт чаралары күп булган оешмаларга барып, урында уздырдылар. Әйтик, магистраль газүткәргечләрнең Шәмәрдән линия-производство идарәсенең автотранспорт цехында 70кә якын техника исәпләнә.

- Бездә күбрәк махсус, авария вакытында кулланыла торган транспорт чаралары тупланган,- ди цех начальнигы Җәлил Галимҗанов.- Шуңа күрә аларның төзеклегенә игътибар зур. Йөртүчеләр моны яхшы аңлый, техник карауга да җаваплы карый. Машиналары төзек булгач, планлы ремонтка да сирәк керәләр. Цехта ремонт өчен барлык шартлар тудырылган. Транспорт чаралары GPS он-лайн режимда өзлексез мониторинг процессы үткәрү мөмкинлеге бирүче «Глонасс-Навигатор» спутник элемтәсе белән тәэмин ителгән. Шулай ук тахометрлар куелган. Медицина контроле дә көчле, рейстан соң да махсус приборлар белән тикшерүләр үткәрелә. Йөртүчеләрнең 80 проценттан күбрәге I класслы. Хәзер техника белән идарә итүнең утырдың да чаптың түгел икәнен һәркем яхшы аңлый. Төп техника паркы даими яңартылып тора, безгә эшкә дисциплиналы алмаш килә. Тикшерүләр вакытында вак-төяк кимчелекләр килеп чыккалый, җитешсезлекләрне шунда ук бетерү чаралары күрелә.

Чыннан да, цехта техникага салкын карый, салырга яраткан кешеләрне тотмыйлар. Традиция дә, таләп тә шундый. Әйтик, 32 ел стажлы Павел Ануфриев 100 тонна күтәрешле Libherr кранын инде 11нче елын юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәп йөртә. "Татарстанның күп районнарында булдым, Башкортстанга кадәр барырга туры килде. Йөкнең 68 тонналысын күтәрткәнем бар, шуңа күрә кранга ел саен сынау үткәрелә. Эчү мәчет манаралары куеп йөргән шоферга гомумән гөнаһ. Машинам һәрчак тәртиптә, күреп торасыз",- ди Павел (фотода).

Чыннан да, бер сызыкка тезелгән автомобильләр ялт итеп тора иде. Контролерлар Илдус Котдусов, Сәлим Галимов техник карауны аларның һәрберсе янында озаклап тукталып, җентекләп үткәрделәр. Юрий Степановка тапшырылган автомашинаның берсендә арткы сигнал уты янмаганлыгы ачыкланды. Баш механик Халит Шәрипов аңа яңа лампочканы минуты- секунды белән тоттырды. Ә яңа аптечкалар тикшерү алдыннан һәр йөртүчегә бирелде. Алга таба ачыкланган тагын бер җитеш­сезлек - автомобильнең буявы техталонда күрсәтелгән төс белән туры килми иде. Калган транспорт чараларына техник карауны уңышлы үткәнлеккә белешмә бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X