Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Төзекләндерәсе мәктәпләр билгеле

2012 елга планлаштырылган ТРда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр төп программа кысаларында барлык муниципаль берәмлекләрдә тулысынча башкарылган.

Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Министр әйткәнчә, 884 йортта капиталь ремонт тәмамланган, дәүләт торак инспекциясе 882 объектны кабул итү актына кул куйган. 2013 елда капиталь ремонт ясарга тиешле күпфатирлы йортлар исемлегенә 41 муниципаль берәмлектәге 881 йорт кергән. Планлаштырылган эшләрнең гомуми бәясе - 4,35 миллиард сум. 2013 елга ТР Хөкүмәте карары нигезендә капиталь ремонт ясалырга тиешле мәктәпләр исемлеге расланган. Шулай ук респуб­ликада 25 авыл клубын төзү планлаштырыла. "Тулаем алганда, зур һәм уңай эш башкарылган, ул безнең кешеләргә карата мөнәсәбәтебезне күрсәтә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев