Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Украинда яшәүче якташыбыз Хәдичә апа Мусина: «Борчу гына түгел, фаҗига бу»

Бүген Украинадагы ки­е­­ренке вәзгыять халык теленнән бер дә төшми. Телевизорны ач­­сак, яңалыклардан шу­ны гына карыйбыз. Җә­мәгатьчелекнең игътибары хакимият өчен көрәш барган Кырымга юнәлде.

Кырымтатарлар бик катлаулы хәлдә калды, шуңа күрә аларның күңелләре тыныч түгел. Гомумән, Украинада яшәүче татарлар барысы да борчуда. Хәлләрен күзаллау өчен 1951 елда туган ягы Сатыштан чыгып китеп, сигез ел Казанда эшләгән, хәзер Киевта гомер итүче Хәдичә апа Мусина белән сөйләштек.

- Украинадагы хәлләр бор­чый гына түгел, бу зур фаҗига,- диде безгә быел 80 яшен тутыручы якташыбыз.- Чөнки кешеләрдә шәфкатьлелек сыйфатлары бетте, акча һәм хакимият турында уйлаучылар күбәйде. Мин инде бер елга якын авырыйм, ерак чыгып йөри алмыйм. Киевтагы хәлләр турында шуны әйтә алам: мәйдандагылар сайлаулар үтмичә, тынычланырга җыенмыйлар. Мәйданнан читтәге урамнарда киеренкелек сизелсә дә, гадәти тормыш дәвам итә.

-Хәдичә апа, Украина хөкүмәте пенсияләрне мартта ук 50 процентка кисәчәге турында язалар. Сез алдыгызмы әле?

- Пенсиямне һәр ай­ның 4нче числосында китерәләр иде. Март­ны­кын тоткарларлар дип уйлаган идем, вакытында тулысынча алдым. Пенсиям зур түгел, гривенны валютага әй­лән­дерсәң, 150 доллар тирәсе. Шуңа яшим. Әле кибетләрдә азык-төлек элеккечә сатыла, алдагысын Алла белә. Инде 55 ел яшәгән җиремдә бүгенге көндә ялгыз гомер итәм. Гаиләдә бишәү идек, хәзер аларның каберләренә зыярәт кылырга йөрим. Минемчә, Украинадагы тетрәнүләр яхшылыкка илтми. Барлык милләт халкы да бердәм булып, шул хакта уйлансын иде.

Инде Украина җирен­дәге конфликтны көй­ләү­­гә Татарстаныбыз да ку­шыл­ды. Узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җи­тәкчелегендәге делегация Кырымда булды.

Республика предприя­тие­ләре һәм аерым гражданнар кыен хәлдә калган күпмилләтле Кырым халкына ярдәм күрсәтү башлангычы, Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга, предприятие һәм оешма коллективларына мөрәҗәгать белән чыктылар. Ул Кырым Автономияле Республикасында яшәүчеләргә, ватандашларыбызга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә чакырды.

Әлеге уңайдан Татарстанда тиешле счет ачылган һәм «Кырым халкына ярдәмгә» акча җыю оештырылган. Теләгән һәркем түбәндәге рек­визитлар буенча акча күчерә ала:

Благотворительный фонд «Ак Барс Созидание»

ОГРН 1061600052425

ИНН/КПП 1658079690/165701001

р/с 40703810100020000999 в ОАО "АК БАРС" БАНК

БИК 049205805

корреспондентский счет 30101810000000000805

назначение платежа «В поддержку жителей Крыма».

Дуслык авыр чакта беленә. Ярдәмебездән ташламыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев