Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Укы һәм субсидия ал

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына укыту, квалификация күтәрү, шулай ук эшмәкәрлек компетентлыгын үстерү белән бәйле белем бирү өлкәсендәге хезмәт күрсәтүләр чыгымнарын каплауга субсидияләр бирү өчен заявкалар сайлап алуга конкурс игълан итә. Субсидия кыска вакытлы (72 сәгать) һәм тематик-проблемалы семинарларда (72 сәгатьтән 100 сәгатькә кадәр) укыту өчен...

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына укыту, квалификация күтәрү, шулай ук эшмәкәрлек компетентлыгын үстерү белән бәйле белем бирү өлкәсендәге хезмәт күрсәтүләр чыгымнарын каплауга субсидияләр бирү өчен заявкалар сайлап алуга конкурс игълан итә.

Субсидия кыска вакытлы (72 сәгать) һәм тематик-проблемалы семинарларда (72 сәгатьтән 100 сәгатькә кадәр) укыту өчен чыгымнарның 100 проценты, озаклы сроклы укытканда (200 сәгатькә кадәр) 50 проценты күләмендә бирелә, әмма барлык очракларда да 30 мең сумнан артмый.

Конкурслы сайлап алуда катнашу өчен заявкалар Икътисад министрлыгында (Казан, Московская урамы, 55) 125нче кабинетта кабул ителә. Тулырак мәгълүматлар белән министрлыкның сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев