Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Укытучыны чәчәкләргә күмделәр

Югары Симеттә 30 елга якын яшь буынга белем һәм тәрбия бирүче, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы Зөһрә Гатауллинаның бай һәм мәгънәле тормыш юлына багышланган портрет-кичә булды.

Мәдәният йортында бер буш урын булмау үзе үк авыл халкының мөгаллимәгә карата олы ихтирамын күрсәтте. Укучылары, хезмәттәшләре, туганнары Зөһрә Рәхмәтулла кызын чәчәкләргә күмделәр. Профсоюз комитеты рәисе Гөлнәзирә Гүзәлова район мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы белән истәлекле бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зөһрә гатауллина

2
X