Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Умарта тотсаң – законны үтә

Балны һәркем яратса да, күршесенең умарта тотуын һәркем дә өнәми: чөнки кортлар авырттырып чага.

Шуңа күрә гражданнар һәм юридик затлар умарта ояларын сәламәтлек, белем бирү, балалар бакчалары, мәдәният учреждениеләреннән кеше тормышына зыян китерми торган аралыкта урнаштырырга тиешләр.

Баш ветеринария идарәсенең ветеринария инспек­циясенә һәм Россельхознадзор идарәсенә аерым авыллардан умарта ояларын йорт яны җир кишәрлекләрендә закон таләпләренә жавап бирми торган хәлдә тоту турында коллектив гаризалар еш керә. Дөрестән дә, һәр кешенең һәм юридик затның, федераль законнарны, ветеринария- санитария кагыйдәләрен үтәгән очракта, умартачылык белән шөгыльләнергә хакы бар. Төп таләп - умарта оялары жир кишәрлеге чикләреннән 10 метрдан да якын урнашмаска һәм ике метрдан да ким булмаган тоташ койма белән әйләндереп алынырга, һич югы, күршеңнән бина яки төзелеш объекты белән бүленгән булырга тиеш.

Торак пунктларында умартачылык белән шөгыльләнү яки умарта оялары тоту буенча инструкциядә каралганча, һәр пасеканың ветеринар-санитар паспорты һәм анда ветеринария хезмәте табибының тиешле язмалары булуы шарт. Бары тик шулар нигезендә умарта ояларын күчерү, умарталарның һәм аларның продукциясен сату рөхсәт ителә. Торак пунктларында умарта оялары тотучылар һәм умартачылык белән шөгыльләнә башларга теләүчеләр, ветеринария идарәсенә гариза язып, теркәлеп, инструктаж үтеп таныклык (умарта паспорты) алырга тиешләр. Умарта тоту буенча таләпләрне регламентлаучы законны бозучыларга карата гамәлдәге закон нигезендә җаваплылыкка тарту каралган.

Илгизәр Гарипов,
Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль
бүлеге ветеринария инспекциясе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X