Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

УНИВЕРСИАДАГА ӘЗЕРЛӘНӘБЕЗ

2013 елда Казан шәһәрендә уздырылачак XXVII җәйге универсиада турында күбрәк мәгълүмат туплау максатыннан Республикакүләм «Команда - 2013" проекты старт алды.

Саба муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә 8 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр әлеге проект кысаларында мәктәпара сайлап алу этабы узды. Әлеге проектта Саба районыннан 23 мәктәп командасы катнашты. Бу этапта Универсиадага багышланган стенд һәм аның презентациясе эшләнелде. Жюри әгъзалары мәктәпләргә чыгып аларның башкарган эшләрен бәяләделәр. Иштуган, Олы Шыңар, Курсабаш, Юлбат урта мәктәпләренең аеруча югары дәрәҗәдә әзерләнгән булулары билгеләп үтелде. Проектның муниципаль этабында Саба гимназиясе, Олы Арташ төп, Мичән, Олы Шыңар, Эзмә, Олы Кибәче, Килдебәк, Юлбат, Курсабаш, Иштуган урта мәктәпләре катнашачак. Алар " Чит телдә Казан буенча сәяхәт", «Без - «Казан 2013 волонтерлары" исеме астында эшләнелгән реклама ролигы", "Универсиадада катнашачак илнең иҗади визиткасы" темалары буенча иҗади программалар тәкъдим итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев