Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Унынчы тапкыр – Кыш бабайлар парады

Ак теләкләр, якты өметләр белән Яңа елга аяк бастык. 2012-2013 еллар кышы без теләгәнчә килде: кары да вакытында яуды, бураннар да, салкыннар да булып алды.

Ә кар дигәнең хәзер безгә уҗымнарны гына түгел, ә күңелләрне дә өшүдән саклау өчен кирәк. 2012 елда да кар-боздан төрле сыннар, фигуралар ясап матурлыкны аңлый-күрә, хозурлана белүчеләр, үзебез өчен гүзәллек дөньясын үзебез тудырырга сәләтлеләр итеп күрсәттек. Кулларыбызны туңдырсак туңдырдык, әмма боз күңеллеләр түгел икәнебезне расладык. Яңа елны шулай матур каршыладык. Шөкер, юбилей елында сыннар ясарга кар "чималы" җитәрлек булды.

Сабабызда исә унынчы тапкыр Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады үткәрелде. Шушы күркәм традициягә Кәҗә елында старт бирелгән иде, инде Көнчыгыш календаре буенча 12 еллык циклны төгәлләп тә киләбез. Юбилейга исә Елан елы туры килде һәм парадта катнашу өчен барлык оешма-учреждениеләрдән, авыл һәм шәһәр җирлекләреннән килгәннәр иде. Көне дә җылы булгач, олысы-кечесе тамаша карарга чыкты. Урам буйлап иң элек җәяүле Кыш бабайлар, Кар кызлары һәм төрле җәнлекләр үтте, аларны күркәм бизәлгән атларда килүчеләр алыштырды, аннары Көнчыгыш календарендагы җәнлекләр сурәтенә кертелгән автотехника колоннасы агылды. "Пехота", "кавалерия", "авыр артиллерия" - барысы да үз роленә лаек булып чыкты. Кар кызларын иярткән Кыш бабайларны, әкиятләрдәгечә, күчтәнәчле чаналар тарткан җәяүле хәлдә генә күз алдына китерсәк тә, тамаша алай ук күңелле булмас иде.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X