Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Урак төгәлләнеп килә

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 9 августка алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, барлык бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар мәйданының 85 процентында урып-җыю эшләре үткәрелде.

"Туган як", "Юлбат", "Шытсу", җәмгыятьләрендә, "Саба" җәмгыятенең "Мичән", "Тимершык", "Кибәче", "Явлаштау", "Сатыш" филиалларында 2012 ел игеннәре суктырып алынды. "Явлашта" һәм "Мичән" дә һәр гектардан уңыш уртача 23,9-23,3, "Туган як" җәмгыятендә 21,2 центнер тәшкил итте. Шул ук вакытта "Көек", "Мәртен", "Болгар", "Транссервис" җәмгыятьләрендә игеннәрнең яртысы гына җыйналган.

Комбайннар артыннан һәр хуҗалыкта бөртеклеләрнең саламы да төргәкләнә, барлыгы 4721 тонна тәшкил итә. Игеннәре суктырылган кырларда 3000 гектарга якын мәйданда төп эшкәртү үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X