Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Урманчыларны кризис куркытмый [фоторепортаж]

Узган җомгада Саба урман хуҗалыгында хез­мәт алдынгыларын хөрмәтлә­деләр. Быелгысы 25нчесе - үзенә күрә юбилей булган слетка бар­лык коллек­тивлардан­ 152 урманчы килгән иде.

Инде директор урынбасары Зөбәр­җәт­ ­Мөгътәсимовадан хә­бәр булмагач, кризис бит, үткәрмиләр­дер,­ ­дип уйлап ялгышканмын икән.­ "Ничек хезмәт кешесен зурламыйча калабыз! Кризис­ка карамыйбыз. Эшебез бар, үткәрәбез. Исемле медальләргә кадәр ясаттык",- диде Зөбәрҗәт ханым.

Урман хуҗалыгының мактаулы эшләре директор Васил Гыйззәтуллин чыгышында чагылыш тапты. Күрсәткечләр үсеш белән билгеләнә. 2014 елда дәүләт урман фондында 220 гектарда, ерганаклы урыннарда 1837 гектарда яшь агачлар утыртылган. Урманнарны корткычлар­дан, янгыннан саклау буенча зур эш башкарылган, 90 мең кубометрдан артык агач чыгарылып эшкәртелгән. Агымдагы елга уңышлы старт алынган, 1нче кварталда 40 мең тоннадан артык чыршы-нарат күркәсе, 837 килограмм орлык эшкәртелгән. (Ахыры 2нче биттә)

(Ахыры. Башы 1нче биттә) Дүртенче теплицага да орлык чәчүне төгәлләп киләләр. Ә урманчылар 39 мең кубометр агач әзерләп, 57 миллион сумлык товар җитештереп сатканнар. "Гомумән, тулаем алганда, уңышлы гына эшлибез. Башкача була да алмый, чөнки остазыбыз Нургали Миңнехан улы юлны ничек сызып калдырган, шулай дәвам итәбез",- диде җитәкче.

Нәтиҗәле, үрнәк итеп алырлык хезмәт күпләрне кызыксындыра, урманчылыктан делегация өзелми. Әле шушы көннәрдә генә­ Лесхозга Кырым Республикасының Бакчасарай урман хуҗалыгы вәкилләре килгән, шулай ук Көнбатыш Европа илләреннән урман хуҗалыгы белгечлеге алу­чы­ студентларны да җылы кабул иткәннәр. Болар Саба урманчыларының дөньякүләм танылуы турында сөйли.

Слетта катнашучыларны тәбрикләгән Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының баш белгече Тимур Галиев та шушы күркәм хезмәт традицияләрнең дәвам итәчәгенә ышаныч белдерделәр. Җитәкчеләр чарага буш кул белән килмәгәннәр. Р.Гасыймов 2013 елда Казанда узган Универсиаданы әзерләүгә өлеш керткәннәре өчен Айрат Әхмәтҗанов белән Руслан Гайнуллинга истәлек медальләре дә тапшырды. Ә Тимур Галиев 15 мартта Лубян урман-техник көллияте базасында үткәрелгән традицион "Урман чаңгы юлы-2015" спартакиадасында хөкемдарлар җибәргән техник төгәлсезлекне дә "төзәтте". "Кайчак судьялар да ялгыша икән. Спартакиадада Саба урманчылыгына II урын бирелгән булган. Чынлыкта сез беренче урынны алгансыз. Хәзер шул ялгышны төзәтәбез",- диде ул Васыйл Гыйззәтуллинга зур кубокны тапшырып. Саба урманчыларының җиңүендә финишка беренче булып килгән Гөлсем Миңнеханованың өлеше аеруча зур.

Зөбәрҗәт Мөгътәсимова слетка үзенчәлекле сценарий язган иде. Алып баручылар хуҗалыкның алтын фонды - тармак ветераннарын агачның тамырына тиңләделәр. Тантана гомере буе урманчылык­ларда эшләгән остазлар, аксакалларны алкышлаудан башланды да. Аннары иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән коллективларны, үз һөнәрләренең осталарын тәбрикләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев