Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“УСЛОВНИК” ОПЕРАЦИЯСЕ ҮТКӘРЕЛӘ

ТР буенча эчке эшләр министрлыгы, Россиянең Татарстан Республикасы буенча җинаятьләрне үтәтү федераль хезмәте идарәсе хәбәр итүенчә,

Татарстан Республикасындагы рецидив җинаятьчелек торышы анализы профилактик исәптә торучылар, шул исәптән җәмгыятьтән изоляцияләнмичә җинаять - хокукый характердагы чараларга һәм җәзаларга хөкем ителгән затлар арасында җинаятьләрнең сизелерлек артуы турында сөйли. Республикабызда оператив вәзгыятьне стабильләштерү, кабатлап эшләнгән җинаятьләрне киметү, эчке эшләр органнарында, җинаять-үтәтү инспекцияләрендә исәптә торучы затларга профилактик йогынты ясау нәтиҗәлелеген күтәрү максатында полиция подразделениеләре һәм җинаять-үтәтү инспекцияләре хезмәткәрләре көче белән 30 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр "Условник" (шартлы хөкем ителүче) операциясе үткәрелә. Ул эчке эшләр органнарында һәм җинаять-үтәтү инспекцияләрендә исәптә торучы, иректән мәхрүм ителмичә җәзага тартылу таләпләрен һәм шартларын үтәмәгән һәм җәмгыятькә каршы тормыш рәвеше алып баручы затларга карата хокукый йогынты ясау чараларын вакытында күрү һәм республикада криминоген вәзгыятьне яхшырту максатын күздә тотып үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев