Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ут дус та, дошман да

Яз җитеп, җылы кояш карый башлауга, кар астыннан коры үлән, чүп-чар баш калкыта. Әлеге күңелсез картина ел саен кабатлана. Еш кына тирә-юньне чис­тарту ниятеннән аларга ут төртү очраклары арта башлый.

Кешеләргә зур хәсрәт, урманнарга һәм полосаларга зур зыян китерүче янгыннарның күпчелеге гамьсезлектән һәм бу мәсьәләгә җиңел караудан килеп чыга. Басуларда узган елдан калган салам, авыл яннарындагы коры үләннәрне яндырулар, аучыларның, балыкчыларның ут белән саксыз эш итүләре, сүндерелмәгән тәмәке төпчекләрен ташлап калдырулары зур фаҗигаләргә китерә. Мисал өчен, 2014 елда коры үлән һәм чүп яндыруның 12 очрагы теркәлде. Болар барысы да кешеләрнең ваемсызлыгы аркасында, ягъни тиеш булмаган җирдә учак ягу, чүп яндыру, юлда барганда машинадан тәмәке төпчеге ташлап китү сәбәпле килеп чыгып, вакытында сүндерү белән генә зур фаҗигаләргә китерми калды. Быел да, әгәр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең гади генә таләпләре төгәл үтәлмәсә, бу күңелсезлекләр кабатланмас диеп әйтеп булмый. Соңгы араларда Хакасия республикасында булган янгыннар һәркемне тетрәндергәндер. 12 апрель көнне урманда ут белән саксыз эш итү сәбәпле, янгын чыга. Көчле җил булу сәбәпле, ут тирә-якны, урманны бик тиз чолгап ала һәм торак пунктларга күчеп, халыкка, аларның мал-мөлкәтенә бик зур зыян китерә. Янгын нәтиҗәсендә 20гә якын кешенең гомере өзелә, алар арасында 1 бала да булуы тагын да аяныч. 600 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала, шуларның 78е төрле хастаханәләргә озатыла. Янгын өлешчә 40 торак пунктны, 1200 йорт-җирне юкка чыгара. Респуб­лика буенча килгән зыянны бәяләп бетергесез.
Язгы чорның үзенчә­лекләрен күздә тотып, ТР Министрлар Кабинетының боерыгы нигезендә 2015 елның 4 апреленнән Татарстан Республикасы буенча янгынга каршы махсус режим кертелде. Бу чорда күп кенә чаралар планы гамәлгә ашырылу белән беррәттән, халыкка янгын куркынычсызлыгы юнәлешендә мәгълүмат бирү бурычы да тора. Янгынны очкын хәлендә сүндерү хәстәрен алдан күрү дә зур бәла-казаларга киртә булуын һәркем белә. Яна башлаган коры үләнне күрүгә һәркем кул астындагы чаралар белән сүндерү эшенә керешергә тиеш. Моның өчен юеш кием, тыгыз тукыма, көрәк, тырма, 1,5-2 метрлы яфраклы яки чи агач ботак­лары белән утның читенә сугып сүндерергә мөмкин. Учакларны сүндергәннән соң да аның кабат янып китмәвенә инангач кына калдырырга кирәк. Бу чорда аеруча балаларны игътибардан читтә калдырмау сорала. Янгынны үз көчең белән сүндерү мөмкин булмаса, кичекмәстән янгын сүндерү хезмәтенә (01, 2-32-01) номерлары буенча хәбәр итәргә кирәк һәм кәрәзле телефоннан 112 номерын җыярга мөмкин.Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим вакытында чүп һәм коры үлән яндыру катгый тыела. Әлеге кагыйдәләрне үтәмәгән гражданнарга 4 мең, вазифаи затларга 30 мең, юридик затларга 500 меңгә кадәр штраф чарасы каралган. Язгы чорда төрле бәла-казалардан сак­лану максатыннан урманнарга чыгуны кичектереп торырга киңәш ителә. Саксызлык нәтиҗәсендә ут чыгарып, урманнарга зыян китерүчеләргә җинаять эше кузгатылачак. Бу очракта РФ җинаятьләр Кодексының 261нче маддәсе нигезендә 2 елга кадәр төзәтү эшләре яки 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Килгән зыянның күләменә карап 4елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин. Тиздән 1Май һәм 9 Май бәйрәмнәре якынлаша. Бәйрәм көннәрен тыныч, имин шартларда үткәрсәк иде. Күңел ачу максатыннан тиешсез урыннарда учак ягып, үзебезгә фаҗига эзләмик. Уттан сак булыйк. "Ут- дус та, дошман да" дигән әйтемне истән чыгармыйк!
Быелның өч аенда Татарстанда барлыгы 732 янгын очрагы теркәлде. Аларда 78 кешенең гомере өзелде. Быелның шушы чорына районыбызда 9 янгын чыкты. Бу сан узган елгы белән чагыштырганда 5 очракка күбрәк.
Илдар Хуҗин,
Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлекчәсе өлкән дознавателе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев