Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ут-күз чыга калса [+фоторепортаж]

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 539 санлы (05.10.2015) боерыгын үтәү йөзеннән янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре 9-18 ноябрьләрдә тәүлек буе кеше була торган социаль яклау, медицина, мәгариф учреждениеләрендә янгын яки башка гадәттән тыш хәл килеп чыгуы сигналы алынган очракта дежур персоналның оператив хәрәкәтләргә әзерлеген тикшерү максатында көтелмәгән рейдлар үткәрделәр.

Тикшерү барышында Саба сәләтле балалар, Икшермә кадет мәктәпләре интернатлар, Лехоздагы картлар, Югары Утардагы акылга зәгыйфь балалар йортларында, "Балкыш" тернәкләндерү бүлегендә, Икшермә социаль приютында эшләүчеләрнең ут учагын визуаль яки автоматика ярдәмендә ачыклау, беренчел янгын сүндерү чаралары белән эш итү, кешеләрнең запас юллардан эвакуацияләүгә керешү элементларын үзләштерүләренә бәя бирелде. Шулай ук утсүндергечләрнең, янгын автоматикасының, су алу урыннарының төзеклеге, чыгу юлларының иркен булуы һәм башка таләпләрнең үтәлеше исәпкә алынды. Көтелмәгәндә игълан ителгән тикшерү персоналның эвакуацияне оештыруга һәм башка гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген күрсәтте.

Айнур Галимуллин,

районара күзәтчелек эшчәнлеге

бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X