Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңа ел белән, хөрмәтле райондашлар!

Хөрмәтле райондашлар, сабалылар! Әле кайчан гына зур өметләр белән каршыланган 2015 ел төгәлләнергә санаулы сәгатьләр генә калып бара. Яңа ел - узып баручы елда эшләнгәннәргә йомгак ясау, алдагы елга бурычлар билгеләү бәйрәме.

Үтеп баручы елда районыбыз алдына куелган олы бурычлар безне тагын да берләштерде, үзебезгә ышанычыбыз һәм рухыбыз ныгый төште. Без 2015 елны тырыш хезмәттә уздырдык, киләсе елга ныклы нигез салдык. Катлаулы елда без өстебезгә алынган барлык йөкләмәләрне үтәдек, алга куелган программаларны тормышка ашырдык, яңа программалар, проектлар белән эшләүне дәвам иттек. Социаль-икътисадый тармакта, төзекләндерүдә, мәгарифтә, мәдәниятта һәм спортта югары уңышларга без бергә ирештек. Авыл хуҗалыгында терлекчелек тармагында алга китеш булды. Боларның барысына да республика хөкүмәтенең ныклы ярдәме, район хакимияте һәм халыкның аңлашып максатчан эшләве нәтиҗәсендә ирешелде. 2015 елда без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын олылап бәйрәм иттек. Төп бурычыбыз ветераннарыбызның һәрберсенә игътибарлылык, кадер-хөрмәт күрсәтү, тормыш-көнкүреш проблемаларын хәл итү булды. 2015 елда сайлаулар да матур һәм тыныч кына узды, Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарәләр депутатларын сайладык, районыбыз халкы сайлауларда сәяси аңлылык һәм активлык күрсәтте. 2015 ел шулай ук районыбызның 85 еллыгын бәйрәм итү, Парклар һәм скверлар елы, Әдә­бият елы чаралары белән дә истә калды. Физ­культура-сәламәтләндерү һәм спорт эше буенча республикада иң яхшы авыл районы булып танылдык. Шуңа да матур эшләргә, хатирәләргә бай 2015 елны канəгатьлəнү һəм рəхмəт хислəре белəн озатабыз. Изге бу гамəллəрдə районыбызда яшәүче һәр хезмәт кешесенең өлеше бар.
Яңа 2016 елга да безнең планнарыбыз зурдан һәм билгеләнгән планнар барысы да халкыбызның тормышын тагын да яхшыртуга хезмәт итәчәк. Мин ышанам: 2016 ел да районыбыз өчен үсеш, алга бару, тотрыклылык елы булачак, республика программалары барысы да эшлиячәк. Сезнең белəн бергəлəп, бер йодрыкка тупланып алынсак, барысы да үтəлер. Яңа ел белəн, хөрмəтле райондашлар! Алга карап, өмет белəн яшик, барлык уй-хыялларыбыз тормышка ашсын, булганын ишәй­тик, булмаганын булдырырга тырышыйк. Һəммəгезне - олысын-кечесен чын кү­­ңелдəн Яңа ел белəн тəбрик итəм, исəнлек-саулык, гаилəлəрегезгə иминлек, балалар игелеге күреп яшәвегезне, бəрəкəтле мул тормыш, бəхет телим. Яңа ел һəр өйгə куаныч, күңел тынычлыгы, илгə-көнгə иминлек алып керсен.

Рәис Миңнеханов

Саба муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X