Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңа һөнәр сайларга мөмкин [фоторепортаж]

Районның эш һәм мәшгульлек үзәгендә 220 кеше исәптә тора. Шул ук вакытта оешма-предприятиеләр эшче кадрларга кытлык кичерә. Узган атнада Саба спорт комплексында эш эзләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узды.

Иң мөһиме, мондый чаралар кешене өметләндерә, иртәгәге көнгә ышаныч уята. Чарада дистәгә якын оешма эш тәкъдим итте. "Алтын Саба-М", "Яшьлек" спорткомплексы, "Татмитагро", Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе, "Урта Саба" хуҗалыгы, "Сабантуй" спорт мәктәбе, район кулланучылар җәмгыяте эшкә чакыра. Хезмәт хаклары уртача 7 мең сумнан башлана. Күп кенә эш эзләүчеләр "Сабантуй" спорт комп­лексы вәкилләре янына килде, аларда эш урыннарының төрлелеге киң иде. Район кулланучылар җәмгыяте дә алардан калышмады. Җәмгыять авыл кибетләрендә сатучылар эзли. Эш белән кызыксынучылар юл йөреп эшләү, яки авыл ераклыгыннан риза түгел.
Эш эзләп килүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев сәламләде. Республика хәрби комиссариатының Теләче һәм Саба районнары бүлеге начальнигы Фәнис Закиров егетләрне контракт нигезендә армиягә алыну мөмкинлекләре һәм аның тәртипләре белән таныштырды. Контракт буенча хезмәткә 35 яшькә кадәрге ир-егетләр чакырыла.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев