Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Янгын сүндерү постына экскурсия

Янгын сүндерү машинасына утырып рулен, су сиптергечне боргалап карау күп малайларны кызыктыра. Янгынга каршы хезмәтнең Иске Икшермәдәге аерым посты хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучыларына әнә шундый мөмкинлек бирделәр.

Постка экскурсия үсеп килүче буынның янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә белемен күтәрү максатында оештырылды. Иске Икшермә урта мәктәбенең I-IV сыйныф укучылары утка каршы көрәш техникасын һәм кирәк-яракларын, яна башлаган бинадан эвакуацияләү кагыйдәләрен өйрәнделәр һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга жаваплар алдылар. Башлангычлар шулай ук пост хезмәткәрләренең утсүндергечләр белән ничек эш иткәннәрен дә кызыксынып күзәттеләр. Үзләренә дә шартлы янгынны сүндерергә тырышып карау мөмкинлеге бирелде. Укучылар янгын сүндерүче хезмәте турында күп нәрсә белделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Янгын сүндерү посты