Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Янгын сүндерүчеләребез җиңү яулый [+фоторепортаж]

Узган атнада Сабадагы 129нчы янгын часте базасында газдан һәм төтеннән саклау хезмәте звенолары арасында ярышлар үткәрелде. Хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган янгын сүндерүчеләрне искә алуга багышланган әлеге чара республикада инде 38нче тапкыр оештырыла һәм һәр команданың җиңүче булырга омтылышы белән уза. Янгыннарда кешеләрнең үлеме очраклары теркәлә икән, күпчелек очракта аларның...

Узган атнада Сабадагы 129нчы янгын часте базасында газдан һәм төтеннән саклау хезмәте звенолары арасында ярышлар үткәрелде. Хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган янгын сүндерүчеләрне искә алуга багышланган әлеге чара республикада инде 38нче тапкыр оештырыла һәм һәр команданың җиңүче булырга омтылышы белән уза. Янгыннарда кешеләрнең үлеме очраклары теркәлә икән, күпчелек очракта аларның төтенгә тончыккан яисә газдан агуланган булулары күпләргә мәгълүм. Уттан курыккан төтеннән сакланыр, дигән әй­тем дә бар. Шуңа күрә янгын сүндерүчеләрнең кешеләрне төтен (газ) эченнән алып чыгу осталыгын даими камилләштерү зур әһәмияткә ия. Ике көн дәвам иткән ярышларда моңа ни дәрәҗәдә сәләтле икән­леген республика районнарыннан килгән 34 команда күрсәтте. Бәйгегә хәер-фатиханы башкарма комитет җитәк­чесе Равил Гасыймов, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе начальнигы урынбасары Марсель Шәфигуллин бирде. Ә ярыш туры мәгънәсендә чынбарлыкка туры китерелгән шартларда барды. Бары коткарылучылар гына манекен иде. Аларның гомерләрен саклап калу өчен ярышта катнашучы командаларга саклагыч шлемнар киеп, төтен белән тулган камерага да керергә, янгын каланчасы баскычлары буйлап өченче катка кадәр күтәрелергә һәм ут тозагында "калучыларны" бауларга бәйләп төшерергә дә туры килде. Төтен белән шаярырга ярамый: сулау аппаратының төзеклеген тикшермәсәң, коткаручыдан үзең дә корбанга әйләнергә бик мөмкин. Ярыш вакытында мондый игътибарсызлык өчен штраф очкосы бирелә. Ә берни күренмәгән төтенле камера эчендә күпме вакыт торуың бәлагә таручыны эзләп табуыңа һәм шартлы янгынны ничек сүндерүеңә бәйле иде.

Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X