Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Янгыннарны булдырмауга каршы чаралар

Мәгълүм булганча, 11 март көнне Казан шәһәренең «Адмирал» сәүдә комплексында янгын чыгып, зур фаҗигагә китерде.

Ул вакытта 17 кеше якты дөньядан китте, ике кеше хәбәрсез югалды, 100 гә якын кеше төрле дәрәжәдәге тән җәрәхәте алды. Әлеге гадәттән тыш хәл уңаеннан Сабада урнашкан эре сәүдә үзәкләрендә янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшерүләр үткәрелде.

Прокуратура хезмәтләре бельн берлектә район үзәгендәге "Сәүдә йорты", "Лигуна", "герат" кафесе, "Супермаркет"ы, "Ильфани" сәүдә нокталары, "Тулпар" рестораны, Шәмәрдәндә "Кызыл калфак" ресторанында тикшерүләр уздырылды. Тикшерү барышында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәүнең күп очраклары фаш ителде. Аерым алганда автомат сигнал системалары төзек түгеллеге, яисә аларның бөтенләй булмавы, эвакуация, кешеләрнең чыгу юлларына әйбер өелгәнлеге, биналарның беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителмәве, стеналарның тиз янучан материаллар белән тышлануы ачыкланды. Әлеге җитешсезлекләр өчен шәхси эшмәкәрләрне административ җаваплылыкка тарту чаралары күрелде.

Хәзерге вакытта приставлар белән кабаттан тикшерүләр уздырылып санап кителгән объектларда әлеге җитешсезлекләрнең бетерелүе яисә шул максаттан чаралар күрелүе ачыкланды.

Янгынгнарны булдырмауга каршы чаралар барысы да район халкының иминлеге өчен эшләнә, шуңа күрә җитәкчеләр җаваплылыкны яхшы аңласыннар иде.

Айнур Галимуллин,

Теләче һәм Саба районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X