Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яралар тагын яңара [фоторепортаж]

Районыбызда Чернобыль атом электр станциясе һәм "Маяк" җитештерү берләшмәсе аварияләре нәтиҗәләрен бетерүдә барлыгы 20 кеше катнашкан.

Ел саен техноген һәлакәтләрдә катнашучылар һәм аларның тол хатыннары Шәмәрдәннең "Балкыш" тернәкләндерү бүлекчәсендә ял итәләр. "Бу көнне көтеп алабыз, инде күп еллар килгәч, дуслашып, якынаеп беттек", - диләр Төбәктән Хәлимә Камалова һәм Олы Шыңардан Наилә Сафина. Аларның ирләре техноген зоналарда зыян күреп, инде бакыйлыкка күчкәннәр."Бик зур - 22,5 рентген нурланыш алган иде. Бик ябыгып, бетеренеп кайтты, алтмыш яше дә тулмыйча үлеп китте", -дип искә ала Хәлимә апа ире Фәрзетдин турында. Наилә Сафина ире Гыйльметдинның авыр хатирәләрен хәтереннән еш үткәрүе турында сөйли. Бу көнне Наилә апа үзе 80 яшен түгәрәкләде. Чәбки-Сабадан Мирхәт Мансуров: "Мин 1957 елдан 1960 елга кадәр "Маяк" берләшмәсендә булдым. Кайда барганыбызны, бу җирләрдә нәрсә булганын берни белмәдек ул чакта. Махсус киемнәр бирделәр, авария булган урынны җир белән каплап куйганнар иде. Тик һава җитми, сулыш алуы авыр. Машинага авария калдыкларын төйи идек, берничә айдан нык авырый башладым, ашый алмас хәлгә килдем. Свердловскта операция ясадылар. Сәламәтлеккә йогынтысы зур булды", - ди ул. Сабадан Равил Җиһаншин, Килдебәктән Фәһеметдин Фәлахиев та биредә берничә ел рәттән ял итәләр, алар күңелендә дә әлеге фаҗигаләр хакында авыр хатирәләр саклана. Бу көнне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев биредә ял итүчеләр белән аралашып, бүләкләр тапшырды. "Заманның шушы фаҗигаләре сезнең чорга туры килгән икән, куйган хезмәтләрегезгә зур рәхмәтебезне белдерәм. Инде мондый афәтләрне күрергә язмасын, калган гомерегезне шатланып, тынычлыкта яшәргә язсын", - дип изге теләкләр җиткерде. Биредә тернәкләнү узучылар үзләре хөрмәтенә әзерләнгән Шәмәрдән мәдәният йорты сәнгать осталары чыгышларын озак алкышладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев