Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яшелчә орлыгын ничек сайларга?

Хәзерге вакытта базарларда һәм сәүдә нокталарында киң ассортиментта яшелчә һәм чәчәк орлыклары тәкъдим ителә. Уңыш орлык сыйфатына нык бәйле. Алданмас өчен нәрсәләргә игътибар итәргә?

Сатуга куелган орлык партиясендә оригиналь мөһерле таныклык булуы мәҗбүри. Анда орлыкның тишелеше һәм таныклыкның срогы күрсәтелергә тиеш. Пакетта орлыкны сатуга чыгарган оешманың исеме, адресы, телефон номерларына игътибар итәргә кирәк. Орлыкның сорты, тишелеше, партия номеры, массасы (граммнарда) яки саны (данәләп), сату срогы (числосы, ае һәм елы) , стандартка (ТУ) туры килүе язылган пакетлардагы орлыкларны сату тыелмый. Әгәр маркировка бу таләпләргә җавап бирмәсә, андый орлыкны сатып алмау хәерлерәк. Шик туса, безгә 3-30-20 телефонына шалтыратып киңәшә аласыз.

Наил Габдрахманов,

"Россельхознадзор" бүлекчәсе дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X