Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ятып калганчы, атып кал!

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте 2016 елның икенче яртыеллыгына газета-журналлар­га язылучылар арасында «Газета-журналга язылган өчен - телевизор» акциясе игълан иткән иде. Аның шарты буенча абүнәчеләр язылган­лык­ка квитанцияләренең күчермәләрен күр­сә­­телгән адрес буенча җибәрергә тиеш иде­ләр.

Шушы көннәрдә акциягә йомгак ясалып, аның җиңүчеләре билгеле булды. Бәйгегә республикабызның төрле төбәкләрендә яшәүче матбугатның якын дусларыннан барлыгы 161 гариза алынган. Билгеле булганча, акциядә сабалылар зур активлык күрсәткән. Җиңүчеләр арасында безнең хезмәттәшләребез дә булуы аеруча куанычлы. Редакция хезмәткәрләре Наилә Гаянова, Гүзәлия Ганиева конкурста берничә ел рәттән катнашалар. Узган ел да җиңүчеләр рәтендә булдылар.

«Бүләк отам дип түгел, күңелем кушуы буенча язылам. Элек-электән вакытлы матбугатны яратып укыйм. Бу яртыеллыкта җиде төрле «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте басмаларын алдырам. Әле болар гына түгел, башка төрле газета-журналлар да килә. Җәй көне барын да укып өлгерә алмаганнарын кыш буе иркенләп укыйм. Отыш иясе була алмасам да, кызыксындыру бүләге - савыт-саба җыелмасына ия булдым», - ди Наилә ханым.

Хезмәттәшебезнең икенчесе - Гүзәлия Ганиева «ятып калганчы атып кал» - дигән гыйбарәгә таянып яшәвен әйтә. «Гаиләбез «Саба таңнары», «Салават күпере», «Сөембикә», «Гаилә һәм мәктәп» басмаларын алдыра. Узган ел канцелярия товарлары насыйп булган иде, быел менә Кукмара табаларына ия булдым. Зур рәхмәт оештыручыларга»,- дип шатлыгын уртаклашты Гүзәлия апа. Район басмасына хезмәт итүче ханымнарның вакытлы матбугатка булган карашлары сөендерә дә, горурлык хисләре дә уята.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев