Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Явлаштау авылында яшәүче Нурсадә һәм Габдуллаян Әхмәтовларга “За любовь и верность” медален тапшырдылар

Медальләрнең ниндиләре генә юк хәзер! Моннан биш ел элек Россиядә "За любовь и верность" ("Мәхәббәт һәм тугрылык өчен") дигәнен дә булдырдылар.

Аның белән иң кимендә 25 ел законлы никахта яшәүче, үзара мәхәббәт һәм тугрылыкка корылган гаилә мөнәсәбәтләренең ныклыгы белән халык арасында абруй казанган парлар бүләкләнә. Шулай ук намуслы хезмәт белән булдырылган гаилә иминлеге, балаларны лаеклы кешеләр итеп тәрбияләү дә исәпкә алына. Медаль белән моңарчы районыбызда 3 гаилә бүләкләнгән иде.

Быел исә 8 июльдә билгеләп үтелгән Мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан әлеге медальне Явлаштау авылында яшәүче Нурсадә һәм Габдуллаян Әхмәтовларга тапшырдылар. Тантанада район, авыл җирлеге Советы, бәхетле парлар мактаулы хезмәт юлы узган оешма-учреждение җитәкчеләре катнашты.

Әхмәтовлар хәзерге көндә үзләрен, чыннан да, бәхетле саныйлар. Әмма сугыш елларына туры килгән балачаклары бер дә кызыгырлык булмаган аларның. Нурсадә апаның әтисе сугышка китүгә, үпкә авыруыннан әнисе, озак та үтми әбисе үлеп китә. Өч яшен әле генә тутырган кыз бер яшь тә 8 айлык сеңлесе белән ятим кала.

-Рәхмәт командованиегә, әтине солдаттан отпускага кайтарды. Ул тиз арада 18 яшьлек кызга өйләнеп, безнең өчебезне өйдә калдырып, кабат фронтка китте. Өч тапкыр яраланган әтиемә яудан исән-сау кайту насыйп булды, сугыштан соң аларның алты балалары туды. Әмма контузияләнүе аның гомерен кыскартты. Үләр алдыннан әтием миңа, укырга тырыш, кызым, дип әйтеп калдырды. Тормышта аның киңәшләрен һәрчак тотарга тырыштым,- дип искә алды авыр балачагын Нурсадә апа.

Үзенең дә укырга теләге зур булган кыз Явлаштаудан җәяүләп Саба урта мәктәбенә укырга бара. Әмма урта белем алуның түләүле булуы аздан гына бөтен хыялларны җимерми кала. Кызның бәхетенә каршы, әтиләре сугыштан инвалид булып кайткан балаларга ташлама гамәлгә кертелә. Урта белемле Нурсадә укытучы булып эшли башлый, читтән торып педагогия институтында укый. Шуннан башланган һәм күпсанлы җәмәгать эшләрен эченә алган хезмәт юлы 39 елга сузыла.

Кызның Габдуллаян белән кавышуларына әтиләре сәбәпче була. "Аларның дуслыгы аркасында танышып өйләнештек. Биш бала үстердек. Ирем бик акыллы булды. Тырнак белән дә чиертмәде балаларга. Ләкин аннан шүрләбрәк торалар иде. Шуклансалар, әтиегезгә әйтермен дип тәртипкә чакырдым",- дип сөйли бәхетле ана ярты гасырдан артык гомер иткән иренә җылы карашын юнәлтеп.

Габдуллаян абый исә 48 ел механизатор булып эшли, чәчү, урып-җыю чорында басудан кайтып керми. Ветеранны хөрмәтләгәндә бергә эшләгән чакларын хуҗалык җитәкчесе Марсель Фәизов, авыл җирлеге башлыгы Наил Фәйзуллин да зурлап искә алдылар. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов Әхмәтовларга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшырып, ир белән хатынга саулык, шатлык-куанычлар, тормышта уңышка ирешкән, бәхетле, сәламәт балалары һәм оныклары янында исән-сау булып, озак гомер итүләрен теләде.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X