Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Явлаштау мәчетендә «Җәннәт әниләрнең аяк астында» дип исемләнгән чара [+фоторепортаж]

8 Март Халыкара Хатын -кызлар бәйрәме якынлашкан көннәрдә Явлаштау мәчетендә «Җәннәт әниләрнең аяк астында» дип исемләнгән бик күркәм чара булып узды. Мәҗлесне Сабадан килеп һәр якшәмбе саен дин сабаклары укытучы Рәсимә ханым Рәхимова ачып җибәрде, Галиәхмәт ага Әкбәров азан әйтеп күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтте. Рәсимә абыстай әйтмешли, "Галиәхмэт -бу...

8 Март Халыкара Хатын -кызлар бәйрәме якынлашкан көннәрдә Явлаштау мәчетендә «Җәннәт әниләрнең аяк астында» дип исемләнгән бик күркәм чара булып узды. Мәҗлесне Сабадан килеп һәр якшәмбе саен дин сабаклары укытучы Рәсимә ханым Рәхимова ачып җибәрде, Галиәхмәт ага Әкбәров азан әйтеп күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтте. Рәсимә абыстай әйтмешли, "Галиәхмэт -бу мәчетнен җаны инде ул".Үзе завхоз, үзе балта остасы, үзе электрчы. Авылның ак бабае дисәң дә урынлы булыр. Әлеге кичәдә, барлык мәхәллә халкы исеменнән 60 яшьлек юбилее белән дә тәбрикләдек үзен. Яшь шәкерт Айзилэ Галиева "Фатиха" сурәсе укыганнан соң, мәчеттә дин сабаклары үзләштерүче хатын-кызлар чыгыш ясадылар. Коръәннән сүрәләр укылды, әниләр турында риваятьләр сөйләнде. Укылган сурәләргә дога кылынды. Кичәбез чәй эчү белән авылның ак әбисе Сәүдә апаның изге теләкләре һәм рәхмәт сузләре белән тәмамланды.

Лилия Мөхәммәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев