Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!

Хөрмәтле сабалылар, районыбыз кунаклары!

1 Май - һәркайсыбыз көтеп алган Яз һәм хезмәт бәйрәме. Тарихи яктан ул хезмәт кешесенә булган гадел мөнәсәбәтне һәм хөрмәтне чагылдыра. 1 Май бәйрәменә илебез тарихының төрле чорларында нинди генә мәгънә салсалар да, һәрвакыт якты, шатлыклы язгы бәйрәм булып калды һәм кала. Өлкән буын өчен - яшьлек, бөек төзелешләр романтикасын һәм чын мәгънәсендә каһарманнарча хезмәт казанышларын хәтердә яңарту көне булса, яшьләр өчен зур сынауларга - мөстәкыйль тормышка әзерләнү, яңа идеяләр һәм кыю карарлар эзләп табу чоры.

1 Майны, ватанпәрвәрләр, үзләренең туып үскән җирен күркәмләндерүчеләр бәйрәме дияргә дә була. Игенче-механизаторларыбыз Май бәйрәмнәрен гадәттәгечә мул уңыш өчен хезмәттә каршылыйлар. Һәркем матур җәйләр килүен, елларның икмәкле булуын тели. Эшләрнең бүгенге торышы кырларыбызда быел да уңышның мул булачагына, сәнәгать, терлекчелек продуктларын җитештерүне арттыруда яңа адым ясалачагына ышаныч уята.

Шулай ук яз - киләчәккә омтылыш һәм яңа башлангычлар чоры. Туган җиребезнең якты киләчәге өчен, районыбызның бердәмлеген һәм куәтен ныгыту өчен барлык сабалыларның тырышлыгын берләштереп кенә куелган изге максатларга ирешеп була.

Кадерле райондашлар! Яз һәм хезмәт бәйрәме белән ихлас котлауларыбызны кабул итегез. Сезгә сәламәтлек, бәхет-куанычлар, барлык эшләрегездә уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек, киләчәк көннәргә ышаныч телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев