Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Язлы Арташ авылына аю һөҗүм иткән: зыян күрүчеләр бар [+фото]

Аюларны мин умарталыктан бал гына ашый да, үзенең ачуын китермәсәләр тыныч кына яши дип уйлаган идем. Алай ук түгел икән. Ялгышканмын.

18 май көнне Язлы Арташ авылыннан Рифат Гыймадиевка чәчү эшеннән кайтышлый аю ташлана. Шушы вакыйганы ишеткәч, аның үзен, гаиләсен күреп, хәлен беләсе килеп, ул яшәгән авылга киттек. Кырыкка якын хуҗалыклы, нурлы авыл бу. Авыл җирлеге башлыгы Алмаз Әгъләмҗәнов озатуында Гыймадиевларга килдек. Әтисе - Илдус абый Рифат белән аюның көрәшкән урынны күрсәтергә берсүзсез риза булды.

Аю белән көрәш менә шушы урында булган.

- Сәхрәдә яшибез, - ди Илдус абый авылга якын гына урманлыкка, дәрья кебек җәйрәп яткан кырларга күрсәтеп. - Әмма, шушында гомер итеп мондый хәлне күргән юк иде.

Ә вакыйга болайрак була. Рифат агроном Инсаф Мөхәрләмов белән УАЗ машинасында авылга кайтып төшә. Урман яктан килгәндә авыл башыннан беренче урамга кергәч тә (Рифатларның бакча башы да шунда гына), авыл башында аю барлыгын күрәләр. Авыл халкына, урамда йөрүче бала-чагаларга хәбәр итү нияте белән Рифат бакча артлатып кына өйләренә төшәргә уйлый. Шулвакыт аны муеныннан йонлач "кул" эләктереп ала. Мизгел эчендә аю белән кискен көрәш башлана. Аю Рифатны бакчасында әвәли, тырный башлый. Аллаһ Тәгаләнең ярдәме булгандыр, курку хәлендә калган Рифат көч табып, куллары белән аюның бугазына баса. Шул рәвешле аю тырнагыннан ычкынып бакча башы күршесе Рамил абыйларның ишек алдына керә. Аю аңына килеп кабат һөҗүмен дәвам итәргә уйлый булса кирәк. Рамилләрнең капка төбенә килеп кемнең дә булса чыкканын көтә.

"Аю әнә шул яктан килеп чыкты", - ди Рамил абый.

Ул арада халыкка авылда аю барлыгы тарала. УАЗын кабызып күрше Тәлгать Якупов та килеп җитә.

- Хатын авылга аю төшкән ди, егерме ел умарталыкта эшләп күргән юк иде, күрим әле минәйтәм. Моның кадәр үк хәл дип белмим бит әле, Рамилләргә килдем. Капканың эчке ягында кан эчендә Рифат ята, урам якта аю сакта тора. Рифатны тиз арада хастаханәгә алып китәргә кирәк, аюны үтеп булмый. Шулкадәр тиз йөгерә, ике генә сикерде минем машинага да. Икенче яктан агроном килде, аның машинасына да ташланды. Ул никтер техникага бәйләнә, - ди Тәлгать абый. УАЗ кабинасында калган тырналган эзләрдән аюның никадәр агрессив булганын күзаллавы кыен түгел.

Озак уйлап торырга вакыт юк. Капканың эчке ягында кеше гомере хәл эчендә. Куллары, башы, эче тырналып, сеңеренә зыян килгән Рифат ыңгыраша. Машина белән бәреп, яки атып кына котылып булачагын уйлап, аюны таптатып, еккач, яралыны хастаханәгә алып китәләр. Юлда ашыгыч ярдәм машинасы килеп, беренче ярдәм күрсәтелә. Бераздан аю хәрәкәткә килә, әмма башкаларга зыян салырга өлгерми, аучы Илнар Гарипов килеп аюны ата.

Рифат Гыймадиев хәзерге вакытта район үзәк хастаханәсендә. Хәле алга таба, дип уйларга җирлек бар. Безне хастаханә каршына һава суларга чыккан җирдән каршы алды.

- Мин үземнең исән калганыма ышанмыйм да хәтта. Балалар бәхетеннән генә исән калдым, - ди Рифат үзе.

Рифатның тизрәк савыгып кайтуын берсеннән-берсе матур, үзе кебек батыр булып үсеп килүче уллары - Ринат, Илнур, Раяз, әти-әнисе, хатыны Эльвира, авылдашлары да көтә.

Аю ни өчен авылга төшкән? Хайваннар буенча белгеч, аучы Илнар Гарипов моны үзенчә аңлата. Аю бик ач хәлдә булып, ашарга эзләп төшкән, яки котырган дигән версия дә бар. Ләкин котыру авыруы буенча әлегә төгәл дәлилләр юк. Хайванның баш мие экспертизага җибәрелгән.

Замирә Сәмигуллина.

Илмира Галимуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X