Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җыеннар дәвам итә: районда спиртлы эчемлекләрне сату нокталары берничә авылга берәр генә булачак

Быел авыл җирлекләрендә җыеннарга Саба үзешчәннәре чыгышы матур бизәк өстәде. Халык мәдәният елында күңел биреп җыр тыңлый, талантларны алкышлый, җыелыш башланганын көтеп ялыкмый. Шулай ук быел район җитәкчеләре дә халыкка агымдагы ел бурычлары турында тулырак мәгълүмат бирә. Җыеннарга һәркемнең килә алмаганлыгын исәпкә алып, яңалыкларның кайберләренә тукталыйк әле. Районда спиртлы эчемлекләрне...

Быел авыл җирлекләрендә җыеннарга Саба үзешчәннәре чыгышы матур бизәк өстәде. Халык мәдәният елында күңел биреп җыр тыңлый, талантларны алкышлый, җыелыш башланганын көтеп ялыкмый. Шулай ук быел район җитәкчеләре дә халыкка агымдагы ел бурычлары турында тулырак мәгълүмат бирә. Җыеннарга һәркемнең килә алмаганлыгын исәпкә алып, яңалыкларның кайберләренә тукталыйк әле. Районда спиртлы эчемлекләрне махсус кибетләрдә генә сату гамәлгә кертеләчәк. Андый сәүдә нокталары берничә авылга берәр генә булыр дип көтелә. Быел авыл җирендә эшләүчеләр дә хезмәт хак­ларын терминаллардан ала башлаячак. Шулай ук хуҗалыкларга уңайлылык тудыру максатыннан үлгән терлекләрне башта махсус суыткычта тоту, аннары Алабугадагы эшкәртү заводына алып китү өчен Сабада диспетчерлык хезмәте оештыру да планлаштырыла.

Тагын ниләр эшләнәчәге - 2014 елның кайбер бурычлары җыеннарда халык биргән сораулардан чыгып билгеләнәчәк. Җирле әһәмияткә ия мәсьәлә күтәрелә икән, аны хәл итү юллары эзләнә. Әйтик, Олы Шыңар авыл җирлегендә, Фидаил Заһидуллин хисабында әйтелгәнчә, узган җыенда күтәрелгән 10 тәкъдимнең дүртесе хәл ителгән, тагын дүртесе буенча эш алып барыла. Район башлыгы Рәис Миңнеханов тиз арада үтәлергә мөмкин булган үтенечләр белән чыгу өчен җыеннарны көтмәскә тәкъдим итте. Халыкны борчыган кайбер мәсьәләләр тиешле органнарга язмача җиткерел­мәве сәбәпле хәл ителми. Кешеләр зарланудан ары китми, ә телне документ урынына тегеп булмый. Мисалга, Тимершык авыл җирлегендәге халык җыенында ОСАГО полисын эшләтергә телә­гән бәхетсезлек очракларыннан мәҗбүри иминият­ләш­терергә тырышулары бәйле сорау бирелде.

- Бу хакта сөйлиләр, әмма бер­кемнең дә безгә язмача рәсми мө­рәҗәгать иткәне юк, шуңа күрә без тикшерү алып бара алмыйбыз,- диде район прокуроры Рөстәм Сәлахов әлеге сорауга җавап биреп. - Әгәр ОСАГО полисы эшләткәндә тормышны ими­ниятләштерүне та­ләп итсәләр, прокуратурага гариза юлларга мөмкин.

Язмача килгән сораудан күрен­гәнчә, Тимершык авыл җирлегендә яшәүчеләр көтүчесез иркендә йөргән атлар һәм сарыкларның бакча таптауларыннан да зыян күрә. Бу очракта да фактны раслау өчен дәлилләр булуы мөһим. "Бакчага кергән атларны, сарык­ларны фотога төшерергә кирәк, көтүчесез мал кемнеке, нинди милектә булуына карамастан, тиешле чара күреләчәк",- диде Рәис Миңнеханов.

Шулай да 30 гыйнварда үткән Олы Шыңар, Тимершык, Килдебәк авыл җыеннарында күтәрелгән барысына да хас проблема урамнарны төзекләндерүгә кагылышлы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев