Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җылы һава шартлары язгы чәчүне тизләтергә мөмкин

Татарстанда урнашкан гайре табигый җылы һава шартлары язгы чәчү эшен тизләтергә мөмкин. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.

Көннәр җылы торса, язгы кыр эшләре гадәттәгедән иртәрәк башланырга мөмкин. Николай Титов хәбәр иткәнчә, быел дәүләт ярдәме 13,6 млрд. сум күләмендә каралган, шул исәптән федераль һәм республика бюджетларының һәрберсеннән - 6,8 млрд. сум.
Татарстанда көзге культуралар 590 мең гектардан артык чәчеп калдырылган. Чәчүлек орлыклар буенча тулаем республикада проблема юк, әмма аерым хуҗалыклар буенча булырга да мөмкин. Ихтыяҗ - 335 мең тонна, бүгенгә бөртеклеләр орлыгы 386 мең тоннада тәэмин ителгән (115%). Хәзерге вакытта кукуруз, көнбагыш, шикәр чөгендере орлыгы китерелә.
Язгы чәчүгә авыл хуҗалыгы техникасын әзерләүгә килгәндә, ремонт эшләре күләме һәм аларга чыгымнар да зур. Бүгенге көндә 2,5 мең тракторны торгызырга кирәк.
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X