Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Җырлап яшик»

Өченчекөн Ш.Биктимеров исемендәге район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән "Җырлап яшик" дигән театральләштерелгән концерт программасы күрсәтелде.

Дөресрәге, районыбыз тамашачысы каршында мәдәният хезмәткәрләре имтихан тотты. "Тиле яшьлек", "Диләфрүзгә дүрт кияү", "Син мине күрәсеңме" һәм башка спектакльләрдән өзекләр, скетчлар, шаян һәм дәртле биюләр, моңлы җырлар белән 2 сәгатьтән артык барган концертны тамашачы бер сулыштан карады. Гармунчылар ансамбле дә программага ямь өстәде. Ахырдан Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Т.Шәрәфиев "Дулкын" бию коллективына Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды һәм иҗат коллективына матур теләкләрен җиткерде. (Әлеге коллектив белән әңгәмәне газетабызның 3нче битендә укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт