Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Йөкләргә - ачык юл, пассажирларга – иминлек [+фото]

Бу якшәмбедә тимерьюлчылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Бу дата барыннан да бигрәк станцияле Шәмәрдән торак пункты өчен истәлекле саналса да, райондагы күпләгән оешма-предприятиеләрнең эшчән­леге тимер юл белән бәйле. Станция район халык хуҗалыгы бурычларын хәл итүдә мөһим роль уйный. Агымдагы елның 6 аенда 820 товар вагоны бушатылуы, 392 вагон йөк төяп озатылуы да шул хакта сөйли. Йөк ташу буенча Балтач һәм өлешчә Кукмара районнарына да хезмәт күрсәтелә. "Товар конторасы ярты елда билгеләнгән планнарны арттырып үтәде. Станциядә товар вагоннары белән хезмәт күрсәтүне ритмлы оештыруда коллектив зур җаваплылык тоя. Вагоннарның чистартылышына, төзеклегенә зыян китерелмәвенә зур игътибар бирелә. Моннан тыш Шәмәрдән аша 8 пар электричка, 2 пассажир поезды туктап уза. Тәүлек буена 300гә якын кешегә билет сатыла. Станция аша туктаусыз үтеп торган товар һәм пассажир поездларына "яшел светофор" тәэмин итү станция дежурныйларына йөкләнгән. Әлеге вазифаны 6 кеше башкара",- ди станция начальнигы Айрат Салихов. Коллектив бу көннәрдә көз аенда булачак "Эталон" статусына аеруча җаваплылык белән әзерләнә. Сынауны узу өчен станция һәр яктан үрнәк булырга тиеш, бәя бирү өчен Шәмәрдәнгә Горький тимер юлы начальнигы Анатолий Лесунның килүе көтелә. Бу вакытта тимер юлчылар өчен төзелүче 4 фатирлы йорт та хуҗаларына бирелергә тиеш.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X