Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җәйнең яме — җиләктә

Быел чын мәгънәсендә җиләкчеләр елы булды. Тау итәкләрендә, болыннарда җиләкләр кызарып пешеп, мине өз дә, мине өз дигәндәй, сыгылышып утыралар. Бөек Тукаебыз әйткәнчә, күз ачып йомганчы бер чиләк җыеп алырга мөмкин.

Алар быел бик эре, тәлгәшләрендәге җимешләрнең күплегенә дә игътибар бирә тәҗрибәле җиләк җыю осталары. Табигатьнең әлеге хәзи­нә­сен үз күзебез белән күрү, җиләкчеләр белән аралашу максатыннан Юлбат авылы тау битенә юнәлдек. Биредә һәркемнең үз кишәрлеге кебек, бер урынга гына утырып, ләззәтләнеп җыялар җәйге татлы нигъмәтне. Без­гә беренчеләрдән булып тулы чиләге белән оныгы Инсафны җитәкләп Римма апа Мөбарәкҗанова оч­­­­рады. Нәни оныгы да үзен­чә әбисенә булыша: җиләкләрне әбисе чилә­геннән алып авызына урнаштыра тора (рәсемдә). Җиләк җыю - Римма апаның иң яраткан шөгыльләренең берсе икән. "Сабантуйдан соң каен җиләгенә йөрүдән башлаган идем, менә туктаган юк әле. Табигать кочагында йөрү үзе күңел рәхәтлеге бирә. Бу авылга килен булып төшкәнемә 31 ел, мин килгән елларда җиләк юк диярлек иде, соңгы еллар­да моннан көтү йөрми башлагач нык үрчеде. Лаеклы ялда булгач, күңел гел шул тау битенә генә тартып тора", - ди Римма ханым. Аның чиләгенә игътибар иттем, виктория зурлыгындагы җиләкләрне чеменнән чистартып җыя икән. Болай эшләгәндә изелгәнче чистартырга да ансат, өйгә эш тә ияреп кайтмый. "Хәзер элекке кебек вареньелар кайнатып азапланмыйбыз бит, шикәр комы белән изеп болгатып, суыткычта витаминлы килеш саклыйбыз, биш литрлы ун савыт булды инде кышлык запас", - ди ул. Римма апа көн саен 7-8 литр җиләк җыя икән.

Үзебез өчен ге­нә дип җый­мыйм, шәһәр кешеләренә күчтәнәчкә вареньесы бик тансык һәм кадерле була",­­ - ди ул. Шунда ук нинди шифалы үлән очрый, барын кышка витаминлы чәй эчәргә әзерли. Ул ашыга-ашыга табигать хәзинәсен урнаштырырга өенә ашыкты.

Чираттагы әңгәмәдәшем - Әлфия ханым Чаллы шәһәрен­нән җиләк җыярга махсус Сабага кунакка кайткан икән. "Узган елдан бирле шушы урын күз алдында тора, бөтен эшемне ташлап кайттым. Карагыз сез мондагы хозурлыкны! Әкият иле бит бу! Чит илләр гизеп йөргән кешеләрнең бу урынны күргәннәре бар микән әле!" Шәһәрдә яшә­гәнгәме, Әлфия ханым табигать гүзәллеген бөтен нечкәлеге белән тоя, күрә, соклана белүче зат булып чыкты. "Монда җиләк җыю өчен генә түгел, хуш исләр терапиясе өчен киләм мин. Кошлар тавышы, аллы-гөлле күбәләкләр уйнавын күреп күңелгә никадәр шифа иңә". 62 яшьлек Чаллы кунагының хисләргә бирелеп сөйләвен тыңлап, чиләгенең тулганын да сизми калганмын. Ул көлтә-көлтә итеп киптерергә дип җиләкләрне сабагы белән җыйнарга кереште. Кыш буена кибеттән чәй сатып алганы юк икән.

Кыскасы, җиләкчеләр сафы бер-бер артлы очрап кына торды. Тик сатарга җыючы табылмады ул көнне. Саба­ның кибетләрендә дә чиләк-чи­ләк җиләкләрне еш очра­тасың. Кемдер 5 литрлы чи­ләкне 500 сумга тәкъдим итсә, 400-350 сумга сатучылар да бар. Табигатьнең бу шифалы нигъмәте һәркемгә җитәрлек, иренмичә җый гына.

Фотолар - МОНДА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев