Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Йөрәгең бармы авыл?!

Мәктәп еллары һәркемнең күңел түрендә иң матур хатирәләр булып яши торгандыр. Унбер ел белем һәм тәрбия биргән белем йортым - И.С.Башкиров исемендәге Завод - Нырты гомумбелем бирү мәктәбе белән бәйле истәлекләрне бик еш хәтеремдә яңартам.

Төпле белем биргән укытучыларымны, гаиләм кебек якын сыйныфыбызны, дусларымны сагынмый мөмкин түгел. Мәктәпне тәмамласам да, анда бик еш кунак булам. Таш каладан туган якка кайткач, иң беренче мәктәпкә ашыгам. Биредә һәрвакыт рәхәт атмосфера һәм гаиләдәге сыман җылылык хөкем сөрә.
Бүгенге көндә Завод - Нырты мәктәбендә 68 укучы белем ала. Фән, иҗат һәм спорт буенча яулаган җиңүләр дә санап бетергесез. Укытучылар да, укучылар да төрле бәйгеләрдә, ярышларда, олимпиадаларда катнашып, мәктәп данын районда, республикада һәм федераль дәрәҗәдә яклый.
ТДИ белән БДИ буенча Завод - Нырты мәктәбе укучыларының уртача билге һәм баллары бөтен фәннәрдән дә район һәм республика күрсәткечләреннән югары. Бу ел мәктәбебез 4 укучысын - 4 егетне олы тормышка озатты. Егетләрнең дүртесе дә районыбыз җитәкчелегенең һәм мәгариф бүлегенең рәхмәт хатларына һәм мактау грамоталарына лаек булды.


Каникул чорында да мәктәптә балалар тавышы тынып тормый. Җәй башында укучылар өчен ял һәм сәламәтләндерү лагере оештырылды. Шулай ук мәктәп яны тәҗрибә участогында укучылар җәйге практика үтә. Бүгенге көндә биредә кура җиләге, кыяр җыялар. Мәктәбебез каршында күзне иркәләп аллы-гөлле чәчәкләр дә үсә. Аларны тәрбияләп тору да укучылар җилкәсенә йөкләнгән. Ел әйләнәсе менә шундый актив тормыш алып бара И.С.Башкиров исемендәге Завод - Нырты гомумбелем бирү мәктәбе.
Һәрбер кешенең күкрәк читендә йөрәк урнашкан. Дөп-дөп килеп тибеп торучы әлеге орган булмаса, без яшәүдән туктыйбыз. Ә авылның йөрәге бармы соң? Әлбәттә! Мәктәп бит ул! Туган авылларыбызның күрке булган мәктәпләрдә тормыш һәрчак кайнап торсын иде.

Илүсә Арикеева, КФУ студенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев