Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Югары Симет урта мәктәбе яшь каләмчеләр иҗаты

Кирәкми безгә сугыш! Сугыш... Бу сүзне ишетүгә йөрәккә төер тыгыла, күзләргә яшь килә. Күпме кешенең гомерен өзгән дә, күпме кешенең күз яшен түктергән, күпме балалар әтисез, әниләр тол калган.

Дөньяның астын-өскә китергән.

Бөек Ватан сугышында минем дә ике бабам катнашкан. Дәү әнинең әтисе Миннегали Сабирҗанов яудан туган ягына кире кайтмаган. Әбиебез Минниса өч баланы берүзе аякка бастырган. Дәү әнинең әтисе Хөрмәтулла Гатауллин да сугышта булган һәм бик күп яралар белән туган илебезгә исән-сау әйләнеп кайткан. Ул гомере буе тәнендә тимер кыйпылчыкларын йөрткән һәм бик сызланган. Алган яралары аңа гомере буена шушы авыр, катлаулы сугыш елларын исенә төшереп торган.

Телевизордан Украинада барган сугышны караганда да йөрәк елый. Әби-бабайларның, балаларның, әниләрнең елаган, ялварган тавышларына җаннар тетри. Сугыш барган җирләрдә бер гаепсез, гөнаһсыз аналарның, балаларның җаннары кыела.

Мин алдагы көннәребезнең тыныч, имин булуын телим. Сабыйлар әти-әнисенең тигез канаты астында үссеннәр!

Зөһрә Гыйләҗиева,

VII сыйныф.

Әтием һөнәре

Татар халкында "Хезмәт кешене бизи" дигән әйтем бар. Бу әйтем нәкъ менә минем әтиемә туры киләдер кебек. Ул - мәктәп директоры, эшен бик теләп һәм җиренә җиткереп башкара. Авыл кешесенең хезмәте өенә кайткач та дәвам итә. Әтиемнең дә эше күп. Мин дә авыл баласы. Шуңа күрә авылдагы эшләрнең күбесе таныш миңа. Әтием белән техника тирәсендә чуалырга яратам, машина, трактор йөртергә өйрәнәм. Бергәләп бакчада эшләү, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү дә ошый миңа. Нинди генә эшкә тотынсак та, апам, сеңлем, әнием, әтием белән җиңел генә башкарып чыгабыз.

Мин алтын куллы әтием белән горурланам. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба ала. Әтиемнең һөнәрләре һәм үзе - минем өчен үрнәк.

Рәмис Гарифуллин,

VII сыйныф.

Яраткан сеңлем

Минем кечкенә генә сеңлем бар. Исеме дә бик тә матур - Чулпан. Сеңлемә ике яшь. Аны бар кеше миңа охшата. Мин сеңлемне бик яратам, шуңадамы, үзе дә гел минем янда гына бөтерелә. Кая барсам да, артымнан калмый. Мин дәрес хәзерләгәндә минем белән утыра. Китапларыма, дәфтәрләремә дә сызгалый. "Ярамый,"-дисәм дә, мин аны ачуланмыйм, чөнки ул бит әле бик кечкенә. Урамга уйнарга чыгарга бик ярата, әйдә дип минем кулымнан тарта. Таганда атынабыз, комлыкта уйныйбыз, арыгач өйгә керәбез. Сеңлем инде күп нәрсәне аңлый, башкалар ачуланса, миңа килеп сыена. Чөнки бик яратам шул мин аны.

Айнур Нургалиев,

V сыйныф.

Авылым каеннары

Без, бер урам балалары, каенлык буенда уйнарга яратабыз. Андагы табигатьнең матурлыгы мине һәрвакыт таң калдыра. Бормаланып аккан инеш суы, матур киң болыны, бөдрәләнеп үскән каеннары...Үзем дә уйлап куям: монда кемнәр генә килеп уйнамаган да, кемнәр генә килеп, бу каеннарга сок­ланмаган. Каеннар да инде бик дәүләр. Ләкин кайвакыт каенлык буен чүплеккә әйләндерәләр. Кемдер өендәге чүп-чарын алып килеп ташлаган, кемнәрдер каенлык буенда кәеф-сафа корган, шешәләре аунап ята. Ә кемнәрдер корыган каеннарны кисеп, ботак­ларын җыймый да киткәннәр. Боларны күреп йөрәк әрни, каеннар да үпкәлиләр, рәнҗиләр сыман тоела. Кешеләргә, авылдашларыма: "Табигатьне саклыйк, каеннарны рәнҗетмик !" - дип әйтәсем килә. Каенлыктан ерак түгел олы юл үтә. Юлдан тыз-быз яхшы машиналар җилдерә. Каеннар аларга:" Исән-сау йөрегез, юлларда сак булыгыз, туган якка ешрак кайтыгыз, безне онытмагыз !" - дип кул болгап калалар, кебек тоела миңа.

Алмаз Муллаянов,

V сыйныф.

Минем Татарстаным

Татарстан - минем туган җир ул!

Урманнары матур, кырлары.

Тау читеннән аккан чишмәләре,

Челтер-челтер килгән сулары...

Сокланам мин аның кышларына,

Өзелеп сөям көзен, язларын.

Ә шулай да, җәй көннәре рәхәт,

Табигате - бик тә бай аның.

Горурланам татар булуыма,

Җәннәт миңа татар дөньясы.

Тукай кебек моңлы, Җәлил кебек батыр

Булсын һәрбер татар баласы.

Илзат Загриев,

V сыйныф.

Кадерле әниемә

Бигрәк уңган минем әни,

Исеме аның -Талия.

Тәмле ашлар белән сыйлый

Минем әнием генә.

Әниемнең йомшак кулы

Иркәли мине ,сөя.

Шуңа күрә шигырь яздым

Кадерле әниемә.

Алсу Муллаянова

V сыйныф

Әнием

Иң уңганы, иң булганы

Минем әнием- Алинә.

Тәмле ашлар белән сыйлый,

Мондый әни бер генә.

Әни дә безне ярата,

"Бәбкәчләрем," - дип сөя.

Аның назлы кочагында

Иркәләнәсе килә.

Мин дә аңа бик булышам,

Әни диеп, җан атам.

Кадерле әнием минем,

Мин сине бик яратам.

Адилә Хәсәнова,

V сыйныф.

Сугыш

Күпме әзмәвердәй ир- егетләр,

Илем өчен башын салдылар.

Ерак-ерак илләр туфрагында,

Мәңгелеккә ятып калдылар.

Тылда калган күпме әниләр,

Зарыгып көтте улы кайтуын.

Зарыгып көтте күпме сабыйлар,

Әтиләренең җылы кочагын.

Акланмады көткән өметләр,

Килде бик күп кайгы хәбәре.

Сабыйларын күкрәгенә кысып,

Яшьләнделәр әни күзләре.

Ләйлә Муллагалиева,

VII сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев