Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Югары Утар балалар йортына Кыш бабай килде (+фоторепортаж)

30 декабрьдә Югары Утар балалар йортында Яңа ел кичәсе үткәрелде. Бәйрәм «Золушкада кунакта» әкияте буенча барды. Балалар Золушка белән вальс биеделәр, бик теләп Кыш бабайга тылсымлы таягын Убырлы карчык һәм Шүрәледән алырга ярдәм иттеләр. Яңа елга багышланган шигырьләр сөйләделәр, матур итеп төрле биюләр башкардылар. Яңа елның символы булган маймыллар биюе...

30 декабрьдә Югары Утар балалар йортында Яңа ел кичәсе үткәрелде. Бәйрәм «Золушкада кунакта» әкияте буенча барды. Балалар Золушка белән вальс биеделәр, бик теләп Кыш бабайга тылсымлы таягын Убырлы карчык һәм Шүрәледән алырга ярдәм иттеләр. Яңа елга багышланган шигырьләр сөйләделәр, матур итеп төрле биюләр башкардылар. Яңа елның символы булган маймыллар биюе бәйрәмне тагын да җанландырды. Бәйрәм бик күңелле үтте. Ахырдан бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.

Бәйрәм кичәсенә ямь өстәп, Шәмәрдәннең "Ашлык кабул итү предприятиесеннән күп кенә бүләкләр төяп Кыш бабай белән Кар кызы килеп керде. Балалар аларга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, бергәләп чыршы тирәли җырлап әйләнделәр. Кичәдән һәркем канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев