Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Югары Утар балалар йортында эшләүче Люция Ибәтуллина: яңа эшем ошады

Мин 2015 елның ноябрендә Югары Утар балалар йортына тәрбияче булып килдем. Яңа эшем миңа беренче көннән үк бик ошады.

Сәламәтлекләрендә җитешсезлекләр булуга карамастан, монда тәрбияләнүче балаларның бик тырыш, күп белергә, өйрәнергә теләүләренә сок­ландым. Шуңа да һәр шөгылемне мавыктыргыч, кызыклы итәргә тырышам. Шушы көннәрдә үткәрелгән "Уйлап тап" дигән шөгыльдә балаларны ел фасылларын, җәнлекләрне, агачларны, кошларны тәрбияченең сүз белән тасвирлавыннан чыгып, җавап табарга һәм бирелгән рәсемнәр арасыннан тиешлесен сайларга өйрәтү максат итеп куелган иде. Моңа ирешелде дип уйлыйм. Балалар ел фасылларының билгеләрен атадылар, агачларда җәен һәм кышын була торган аермаларны, рәсемнәрдән һәр кышкы агачның җәйге парын таптылар. Аннары бирелгән рәсемнәрдән урман ясадык. Һәр җәнлеккә өн, кошларга оя таптык. Күзләребезне йомып, үзебезне шушы урманда итеп хис иттек, кошларның матур тавышын тыңлап хозурландык.

Үткәргән шөгылем бик мавыктыргыч, кызыклы булды. Балаларга бик ошады. Аларның йөзләрендә канәгатьлек билгеләре күреп үзем дә бик сөендем.

Люция Ибәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев