Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Югары Утар балалар йортында “Сәламәтлек” дәресләре [+фото]

Югары Утар балалар йорты тәрбиячесе Гөлчәчәк Сираҗиева "Сәламәтлек сәгате" дигән темага саф һавада уен-дәрес үткәрде.

Уен- дәреснең максаты сәламәтлек саклау серләренә төшендерү, үз сәламәтлегеңә кайгыртучанлык һәм чисталык тәрбияләү, дөрес туклану кагыйдәләрен ныгыту иде. Сәламәтлек балалар тормышының иң зур байлыгы. Бу уен- дәрес сәламәтлек төшенчәсе һәм дөрес туклану әңгәмәләре белән башланып китте. Балалар белән сорауларга һәм табышмакларга җаваплар таптылар. Саф һавада күнегүләр ясадылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
Соңыннан балаларның белемнәре "Светофор", " Ашарга ярый, ярамый ?" уеннары аша тикшерелде. Һәрбер бала бик тырышып уйнады. Бу уен- дәрес балаларга бик ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев