Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Юкәгә игътибар арта [фоторепортаж]

Саваплы эшкә тотынган Иләбәр авылы егете. Сыер­чыклар кайтуына 15-20 көн эчендә 60-70 оя ясарга өлгергән инде. Канатлы дусларны "фатир"лы итү бик зур изгелек. Кош ояларын авылдашлары, күрше Эзмә авылында яшәүчеләр дә алып элгән.

- Кукмарадан берәү берьюлы алтыны алып китте. Кошлар яратучылар күп икән. Калдык кыска такталарны баштарак мичкә яга идек. Әрәм итмик дидек тә, интернеттан сызымын алып, кечкенә чакта әти белән ясаганнарны искә төшереп, эшләп карарга булдык. Сатып алучылар булгач күңел дә үсеп китте, - ди Айнур Зарипов. Юкә такталардан ясалган оялар бик матур һәм уңайлы. Күңел җылысы биреп салынганлыгы сизелеп тора.
Останың агачтан ясалган эшләнмәләре сыерчык оялары белән генә чикләнми. Казан дәүләт аграр университетында хисапчы буларак белем туплаган егет шәһәрдә, элеккеге "Вамин" җәмгыятендә дә эшли. Шулай да, авыл рухы күңелгә сеңеп үскәнгә, салага кайтып төпләнә. Ә авылда шөгыльсез, эшсез тору мөмкин түгел. Әле ул шөгыльнең җанга якын булуы да кирәк бит. Өстәвенә агач эшенә азмы-күпме осталык, сәләт тә сорала.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев