Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Юктан булдырылган Матурлык

Татарстанда игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы бурычларын гамәлгә ашыруга шәһәрләр һәм районнарга республика бюджетыннан бер миллиард сум акча җибәрү планлаштырылган.

Кешеләрдә эшләү генә түгел, ә ял да итә белүнең яңа культурасы формалаштырылачак. Әмма халык яшәгән җирен, торган урынын ямьләндерүдә финанс-чыгымнары тотмыйча да шактый эш башкара ала икән. Моңа Сабаның Закир Йосыпов урамындагы 13нче йорты 4нче подъезды каршындагы территорияне күргәч, инандык. Моңарчы бу урында чүп үләннәре үсеп утырган. Машинаның иске покрышкаларын, пластик шешәләрне кая куярга белмәгәннәр. Әм­ма алар ос­­та кулларда яңа бизәккә дә әве­релергә мөм­кин икән. Чүп урыны булып яткан территорияне үзе­­нә күрә минипаркка әйләндерү идеясе Ләйсән Корбанованыкы, диделәр. Кемнеке генә булмасын, аларның әти-әнисе Наилә һәм Тәлгать Ярмөхәммәтовлар белән Мөслимә һәм Илсур Җәләлиев­лар матур идеяне тормышка ашыруга алына. Иске покрышканы зәвык белән кискәләп аккош сурәтенә кертәләр. Биш литрлы пластик савыт челәннең гәүдәсе, гофрланган шланг муены һәм аяклары булып хезмәт итә. Башны поролоннан ясыйлар. Шулай итеп пар аккошлар барлыкка килә. Ана кошны ояга утырталар, ә атасы горур сакчы роленә кертәләр. Бер канатланып киткәч, ял итү урыны булдыруга "материал" җитми башлый. Әйтик, корыган алмагачны Тәлгать Ярмөхәммәтов Миңгәрдән алып кайта, Юлбат полосасыннан корыган каен ботакларын ташып кое ясыйлар. "Хәзер элекке киленнәр су ташыган көянтәләр дә беркемгә кирәкми. Аларны Ике басу Арташтан алып килдек. Кешеләр карасыннар, күрсеннәр элекке тормышны күз алдына китерсеннәр дидек. Утырып ял итәргә бүкәннәрдән урындыклар-өстәл әмәлләдек. Буярга яртылаш тотылып ташланган, буяу банкалары эзләп таптык. Әле эшне дәвам итәчәкбез. Фотога төшерү өчен гөлләр чәчәк аткач матуррак булыр дип уйлаган идек",- диде Ләйсән Корбанова.

Әмма 13нче йорт тирәсеннән үтеп йөрүчеләр хәзердән үк әлеге матурлыкка игътибар итә, кызыксынып, кошларны, шешәләрдән әмәлләнгән чәчәкләрне якын ук килеп, өстәлдәге таштан ясалган җиләкләрне куллары белән тотып карый. Шәхси эшмәкәр Наил Хәсәнов исә шул ти­рәдәге яңгыр яуса, су җыела торган урынга таш алып килеп салырга да вәгъдә иткән. Ярмөхәммәтовлар, Җәләлиевлардан күреп , башкалар да да ишек алды биләмәләрен матурлау теләге белән яши башлаган.

Парклар һәм скверлар елы уңаеннан расланган логотипка игътибар ите­гез әле. Анда яфраклы агач һәм аның күләгәсе астындагы гаилә образлары тасвирланган, бу кешенең табигать тарафыннан якланганлыгын, кеше һәм табигать гармониясен, үсеш перспективасын символлаштыра. Табигатькә әнә шулай гаиләләр белән якыная алсак, парклар елының нәтиҗәләре тагын да куанычлырак булачагына шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев