Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Юлбат авылында яшәүче Минжиһан Латыйпованы 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр

Район, социаль яклау идарәсе, авыл җирлеге, хуҗалык җитәкчеләре Юлбат авылында яшәүче Минжиһан Латыйпованы 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр.

Туган көне уңаеннан аңа башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев Россия Президенты В.Путинның Котлавын тапшырды, озын гомер, сәламәтлек теләде. Сугыш елларында Пермь урманнарында ачлы-туклы агач кискән, Җиңү килгәч атлар караган, сыер сауган, чалгы белән борчак чапкан акъәби бүгенге тормышына шөкер итеп яши. Сәетгали кияүгә чыгып, өч бала үстергән ана Юлбатта улы Васил гаиләсендә бәхетле картлык кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев