Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Юлбат кызы, Универсиада ачу тантанасында катнашкан Альбина Фатхриева: "Төнге репетицияләр, ниһаять, бетте дип шатлансам да, күңелне бер моңсулык биләп алды"

"Бер яктан, ноябрьдән бирле барган репетицияләр, ниһаять, тәмамлана, төнге репетицияләр бетә, дип шатлансак, икенче яктан, үземне аңлатып бирә алмаслык моңсулык биләп алды", - ди КФУ Филология һәм сәнгать институтының хореография кафедрасы студенткасы, биюче, Универсиада ачылышы тантанасында чыгыш ясаган Юлбат кызы Альбина Фатхриева. Альбина Универсиададан алган хис-кичерешләре белән безнең белән дә...

"Бер яктан, ноябрьдән бирле барган репетицияләр, ниһаять, тәмамлана, төнге репетицияләр бетә, дип шатлансак, икенче яктан, үземне аңлатып бирә алмаслык моңсулык биләп алды", - ди КФУ Филология һәм сәнгать институтының хореография кафедрасы студенткасы, биюче, Универсиада ачылышы тантанасында чыгыш ясаган Юлбат кызы Альбина Фатхриева. Альбина Универсиададан алган хис-кичерешләре белән безнең белән дә уртаклашты.

"Универсиадага әзерлек барышында бик күп кешеләр белән таныштык, яңа бию стильләре өйрәндек, Мәскәүдән килгән хореографлар белән эшләү бәхетенә дә ирештек. Алар белән бер гаилә булып беттек", - ди Альбина.

"Мәскәү хореографы Алексей Карпенко белән. Гадәттә биюләрне безгә ул өйрәтте"

"Универсиададагы атмосфера - искиткеч. Ул костюмнар, грим, прическалар дисеңме... Хәтта үзеңне танылган артист итеп хис иткән чаклар булды дисәм, ялгыш булмас. Репетиция барышында төрле "йолдызлар" белән очрашырга туры килде", - ди Альбина.

Опера җырчысы Дмитрий Хворостовский белән.

Биюче кызыбыз тантананың иң башында диярлек чыгыш ясаган - су өстендә барабан кагучыларының берсе булган Альбина. Тантана ахырында тагын сәхнә түренә күтәрелеп, шарлар белән бию башкарганнар.

"Универсиадада катнашу, гомергә бер генә була торган әйбер. Әле ул һәр кешегә дә тәтеми бит! Шуңа да һәр минуттан, һәр мизгелдән тәм табып яшәргә тырыштым. Әлеге тарихи вакыйгада катнашуым белән мин бик-бик шат!" - ди Альбина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев