Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Үзебезнең Айсинә

Безнең Кече Кибәче авылында уңган-булган, акыллы киленнәр күп.

Шуларның берсе - Айсинә, Теләче районы Тиләҗе авылыннан авылыбызның хәзрәте Миңнулла Гайнетдиновларга килен булып төште. Ул бу йортка килгәндә каен­анасы авыру иде. Айсинә беренче көннән бөтен хатын-кыз эшләрен үз өстенә алды. Хуҗалык зур, мал-туар күп, әмма ул бер дә зарланмыйча, уңганлыгы-тырышлыгы белән бөтен эшләрне башкарып килде. Авыл шәһәр түгел, һәркемнең кылган гамәлләре күз алдында. Авыл халкы яманы белән дә, яхшысы белән дә хәбәрдар. Айсинә килгән көннән үзен гел яхшы яктан гына күрсәтте, күпләргә үрнәк итеп танытты. Шуңа авылыбыздагы олысы-кечесе алдында ихтирам-хөрмәт яулады. Ире Илнар белән каенатасын һәм каенанасын ихлас күңелдән тәрбияләп, хәер-догаларын алып соңгы юлга озаттылар. Айсинә Гайнетдинова 2012 елдан алып Кече Кибәче һәм Олы Кибәче авылларына хат ташучы хезмәтен күрсәтә. Әлеге хезмәт бик җаваплы, шул ук вакытта сер саклауны да сорый. Вакытында һәркемгә пенсия акчасын тапшыру, рухи байлыгыбыз - газета-журналларны, хатларны, телеграммаларны, бигрәк тә рәсми хатларны көне-сәгате белән һәр йортка тапшыру аның изге бурычы. Ул үзенә йөкләнгән вазифаларның барын да намус белән башкара. Аның җаваплы хезмәтеннән ике авыл халкы да бик канәгать һәм рәхмәтле. Без аңа алдагы көннәрдә дә үзенең яраткан хезмәтен армый-талмый, хәзерге матур сыйфатларын югалтмыйча, пенсия яшенә кадәр башкаруын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев