Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Зиләнең беренче җиңүе

Республикада Мәдәният елында старт алган "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты былтыр да дәвам итте. Бу юлы башлангычлар гына түгел, II-IV сыйныф укучылары да катнашты.

Проектның порталы үзенең эшен рәсми рәвештә октябрь аенда башлады һәм "Сайттан иң актив файдаланучы" бәйгесен игълан итте. Ә моның өчен музейларга, ки­тап­ханәләргә, тарихи ис­тәлекле урыннарга экс­кур­сияләргә барырга, алар янында фотога төшеп, уй-кичерешләрең белән уртаклашырга ки­рәк. Рейтинг нәтиҗәсенә таянып, җи­­ңүче дип танылган уку­чыларны Президент чыр­шысына чакыру билеты көтә иде.

Ниһаять бәйгегә йомгак ясалып, җиңүчеләр исемлегенә Саба гимна­зия­сенең I сыйныф уку­чысы Зилә Гыйз­зә­тул­лина да керде. Ул Та­тарстанның беренче сыйныф укучылары арасында иң югары 177250 балл җыйган булып чыкты. Моның өчен Энҗе һәм Илнар Гыйззәтуллиннар Зилә һәм III сыйныфта укучы тагын бер кызлары Азалия белән 1,5 ай эчендә генә дә 25тән артык музейда, күргәзмәләрдә, галереяларда һәм башка истәлекле урыннарда булганнар. Зилә барысын да ошаткан, аның истәлекле урыннарда, экспонатлар янында төшкән фотоларын сайтта 35 меңнән артык кеше караган. Без әле экскурсияләргә йөрү­не дәвам итәчәкбез. Фев­раль-март айларында Бол­гарга, Алабугага, Зөя­гә барырга ниятлибез",- ди Зиләнең әнисе Энҗе Гыйззәтуллина. Биредә олы кызлары Азалиянең дә III сыйныфта укучылар арасында иң югары (177550) балл җыйнавын әйтергә кирәк.

Гомумән, бу гаилә балалар тәрбияләүдә күпләргә үрнәк. Финанс-бюджет палатасы белгече Энҗе спортны да үз итә. Әле декабрь аенда гына хезмәттәше Гөлнара За­һи­дуллина белән муни­ципаль хезмәткәрләр спар­­­такиадасында 4х100 метрлы эстафетада җиңү яулап, район командасын 1нче урынга чыгаруга өлеш кертте.

Зиләнең үзе белән дә сөйләшеп алдык. "Казанга баргач, мин үзебез­нең Президентыбызны күреп бик шатландым. Безгә әле соңыннан Яңа ел бүләге дә бирделәр",- диде беренчедә беренче җиңүен яулаган кыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев