Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Балалар ышаныч телефоны

17 майда дөньяда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә.

Россиядә әлеге датага багышланган чаралар 2009 елдан үткәрелә башлады. Балалар ышаныч телефоны - авыр тормыш вәзгыятендә калып, нинди дә булса сәбәпләр аркасында якыннарына һәм танышларына таяна алмаган балаларга һәм яшүсмерләргә ашыгыч психологик ярдәм күрсәтүнең түләүсез аноним хезмәте ул. Шуңа күрә дә 2012 елда бу көнне билгеәп үтүнең шигаре итеп "Авыр чакларга - бергә" дигән сүзләр алынган. Хәзерге вакытта Россиядә 280гә якын балалар ышаныч телефоны эшли. Аларга шалтыраткан балаларга психологлар ярдәм итә. 2010 елда исә Россиядә берләм балалар ышаныч телефоны (8-800-2000-122) булдырылды. Бу телефоннан Татарстанда яшәүче балаларга түләүсез аноним хезмәте күрсәтелә.

17 майда шулай ук район гомумбелем бирү мәктәпләрендә Балалар ышаныч телефоны көненә багышланган чаралар үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев