Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Чыгарылыш кичәләре: "99 мең сум. Бер кич өчен! Алты яшьлек балаларга!"

...Акча темасын атна буе тикшергәнбез­дер: күпме җыярга, кайда-нәрсәгә тотарга? Эш шунда, улыбыз быел балалар бакчасыннан чыкты, шул уңайдан бәйрәм чараларына ата-аналар комитетыннан бер ханым һәр балага өчәр мең сум акча тапшырырга кушты. Төркемдә 33 бала икә­нен исәпкә алсаң, 99 мең сум җыела. Бер кич өчен! Алты яшьлек балаларга!

Күпчелек ата-аналарда, нигә шулкадәр зур сумма җыярга, балалар бакчасыннан киткәндә купшы бәйрәмнәр кирәкме соң, дигән урынлы сорау туды, әлбәттә. Өч мең сум акча залны бизәү, аниматор, өстәл әзерләү, фото һәм видеога төшерүгә, балага, тәрбиячеләргә, аларның ярдәмчеләренә, мөдиргә һәм бүтән хезмәткәрләргә бүләккә тотылачак, дип аңлаттылар. Мондый “смета” белән, әлбәттә, ата-аналарның күбесе килешеп бетмәде: бәйрәм үтәчәк музыка залы болай да матур, аны ата-аналар үзләре дә, бакча хезмәткәрләре дә бизи ала, аның каравы, 4-5 мең сум акча янга кала. Аниматор да кыйммәткә төшә — якынча 9-10 мең сум. — Сабын күбекләре бе­­лән шоу ясау балалар өчен кызык түгел инде, бу юлы химик тәҗрибәләр белән икенче төрле шоу булачак, шуңа хаклар кыйммәтрәк, — дип аң­лат­ты оештыручы ханым.   Белмим инде, балалар бакчасыннан чыгуга багышланган бәйрәмне химия лабораториясенә әйләндерү кирәк микән? Ярар, аниматорларны калдырып торыйк, бу әле чыгымнарның иң зурысы түгел. Бүләкләр турында сөйләшәсе килә. Комитеттагы ханым балалар бакчасындагы хезмәткәрләрнең һәммәсенә бүләк бирергә, ә безнең ике тәрбиячегә һәм аларның ике ярдәмчесенә (хәзергесе һәм декреттагысына) 5әр мең сумлык сертификат бүләк итәчәкбез, дип аң­латты. Нигә шундый зур суммалар бирүебез белән кызыксынгач: “Рәхмәтле була белергә кирәк, алар безнең балаларны күпме карады!” — дип җавап бирде.   Әлбәттә, мин аларга рәхмәтле, чөнки баланың ярты гомере бакчада үтә, тәрбиячеләр инде аларның әниләре кебек үк бик якын кешесенә әйләнеп беткән, балаларны кайгырта, ярата, нәрсәгәдер өйрәтә. Әмма... әмма алар бит үз эшен эшли һәм шуның өчен хезмәт хакы ала. Кайчандыр үзләре теләп, яратып тәрбияче һөнәрен сайлаганнар, безнең балалар белән белем бирү программасы кысаларында шөгыльләнәләр. Тәрбиячеләрнең берсе дә шимбә яисә якшәмбе көнне, йә булмаса кичен, миңа эшкә барырга кирәк булганда, бала белән калмый. Алар бары тик үз эшен эшли. Шул ук сатучы, шахтер, урам себерүче, полиция хезмәткәре, почта таратучы кебек үк. Шулай булгач, без аларга мотлак рәвештә сертификатлар бирергә бурычлымы? Миңа калса, бәйрәм уңаеннан гөлләмәләр һәм берәр истә­лекле бүләк бирү бик җиткән. Ә ата-аналар комитеты уйлап чыгарган конверттагы акча, миңа калса, рәхмәт белдерү түгел, ә башкачарак атала. Балалар бакчасыннан алып үзебез шулай өйрәтәбез дә, аннары сырхауханәгә керсәк тә, баланы садикка урнаштырсак та, кайда да нигә акча сорыйлар дип аптырыйбыз.   Мин, гомумән, балаларга зур, купшы бәйрәмнәр оештыру яклы түгел. Уртанчы кызым балалар бакчасыннан чыкканда кафега йөрү модада иде. Анда да аниматорлар килгән иде, тик бала-чагага бер дә кызык булмады, үзләре генә йөгерсәләр, шаярсалар кү­ңеллерәк булыр иде. Шө­кер, соңрак бу моданы тыйдылар.   Хәтердә, ул чакта да бү­ләкләр темасына ата-аналар арасында бәхәс купты, чөнки кайберәү­ләр тәрбиячеләргә алтын йөзек, алка, чылбырдан тор­ган җыелма алыйк, дип сүз кузгатты. Нәти­җәдә нәр­сә бүләк итүебезне хәтерләмим, ләкин ул чыгарылыш кичәсеннән күңелдә авыр хис калды.   Аннары башлангыч сыйныфны тәмамладык. Монысы инде бөтенләй аңлашылмый: дүртенчене тәмамлагач, кафега барып бәйрәм оештыру нәрсәгә кирәк? Кафега бардык, кайбер ата-аналар үзләре белән аракы кыстырып килеп, балалардан кача-кача салыштырып утырды. Башка сыймаслык хәл! Шуннан соң уйлагыз инде: бу кичәләр балаларга кирәкме, әллә аларның каеф-сафа корырга яратучы әти-әниләренәме? Балаларның үзләреннән сорасаң, кичәне кафеда үткәрегез, аниматор безнең күңелне күрсен, фотога, видеога төшерсеннәр дип әйтү аларның башларына да килмәячәк. Балалар болай да ямь табар иде. Шөкер, өлкәннәрдән аермалы буларак, балалар бергә булуларыннан ка­нәгатьлек ала, күңел ача, уйный-шаяра белә. ә без инде тырыша-тырыша алар бәйрәменә аниматорлар, фотографлар, зал бизәүчеләр тыгабыз. Аларга атлаганда абынырлык бал күлмәкләре, үкчәле туфлиләр сатып алабыз, чәчтараштан при­ческалар эшләтәбез, тырнакларын кайгыртабыз. Садиктан чыгу кичәсенә дә кызларның күбесе нәкъ шулай килгән иде. Бер әнидән причес­каның хакын сораган идем, 1800 сум диде. Чак егылып кит­мәдем. “Булса соң, кызлар үзләрен һәр­вакыт принцесса итеп хис итәргә тиеш!” — дияр кайберәү­ләр. Бәхәсләшмим, матурлык кайда да кирәк, әмма моның бер “ләкин”е бар. Без үзебез балаларны кече яшьтән байлыкка, купшылыкка, өзлексез бәйрәмнәргә өйрәтәбез. Алар шуңа күнегә. 6 яшьтә алар бит әле акча эшләми, лә­кин “минем хөрмәткә шундый зур бәйрәм үткә­рер­гә тиешләр” дигән уй аңнарына сеңеп кала. Хәзер дә бәйрәм булсын аларга, башлангыч сыйныфны бетергәч тә, 9нчы, 11нче сыйныфлардан соң да... Укырга кергәч, диплом алгач... Кыскасы — өзлексез, туктаусыз бәйрәм. Ата-ана акчасына!   Статистика күрсәтүенчә, хәзерге балалар эш­ләргә яратмый, аның каравы, матур тормыш ярата. Кафеда утырырга, тәм­ле ашарга, кинога йө­рергә, кальян тартырга — күңел ачу урыннары җи­тәрлек. Диплом алганнан соң да әле кайберләре эшләргә теләми, әти-әнисе җилкәсендә утыруын дәвам итә. Гаилә бюджетына үз өлешемне кертә алмыйм, дип бер дә кайгырмый, төннәр буе клубларда, кафеларда йөри, компьютерда уйный, аннары көне буе йоклый. Кызганыч, мондый яшьләр саны артканнан-арта. Каян дисезме? Фырт киенеп, күңел ачып йөрергә әнә шул балалар бакчасыннан ук өйрәнә алар. үзебез өйрәтәбез.   Бу уңайдан үзебезнең чыгарылыш кичәсе искә төшә. Уку елы башында сыйныф белән спектакль әзерләдек һәм укудан соң, кичләрен күрше авылларга “гастроль”­ләргә йөрдек, билет сатып, тамашаны акчага куйдык. Ул вакытта аның техникасы да юк. әле колхоз биргән “Беларус” арбасында, әле ат чанасында пычракларда, суыкларда авылдан-авылга йөрибез. Яшь чак, аруны белмибез. Безнең белән сыйныф җитәкчебез дә ияреп йөри, үзебезне генә җибәрә алмый бит инде. Аның каравы, укуны тәмамлауга укытучыларга, мәктәпкә бүләкләр алырлык, өстәл әзерләрлек акча җыйдык. Мәктәптә үткән тантаналы линейкадан соң, зур өстәл корып, укытучыларны, барлык ата-аналарны чакырдык һәм рәхәтләнеп күңел ачтык. Бәйрәмне әти-әни­ләребез кесәсеннән бер тиен дә чыгармыйча, шун­дый матур, бай итеп оештыра алуыбызга чиксез горур идек.   Аңа калса, хәзерге балаларның акча эшләү мөмкинлеге күбрәк тә, бу яктан аларга күпкә җи­ңел­рәк. әмма мондый уй аларның башына да килми, чөнки яшьтән үк әзергә, ата-ана тапканга өйрәнәләр. Алар өчен кемдер тиеш! Бүгеннән барысын да гастрольгә чыгып китәргә чакырмыйм, әлбәттә, тик мондый бәйрәмнәрне үткәрү­гә балалар үзләре дә өлеш кертергә тиеш, дип саныйм.   Ата-аналарның финанс хәлен дә исәпкә алырга кирәк, бүген күп гаилә­ләр­гә балалар бакчасы өчен түләү дә авыр, хезмәт хакы аз, өстәвенә, вакытында бирмиләр дә. җитмәсә, бакчадан чыгу белән баланы мәктәпкә әзерләү башлана. Бу зур чыгымнар сорый. Гаилә­дә бер түгел, ике-өч укучы булса? Шуңа да бер кич өчен бакчадан чыккан балага өч мең сум — миңа калса, зур сумма.   — Әйдәгез, “лимузин” чакырыйк, ресторанга алып барыйк! һуш китмәле вакыйга бит — алты яшьлек бала бакчаны тәмамлый! Ничә ел укып, аспирантура тәмамлаганмыни?! — дип канәгатьсезлек белдерде бер әти.   — Шигырьләр, җырлар белән ямьле “утренник” бик җиткән бит инде, шулкадәр акча нигә соң ул, мин 8 мең сум хезмәт хакы алып эшлим?! — диде, өч мең сорап теңкәсенә тигәч, бер әни.   Кызганыч, мондый сөй­­ләшүләр, бәхәсләр ел саен, яз килү белән була тора. Бакчасы бер хәл, мәктәптәге чыгарылыш кичәләре нәрсәгә әйләнде? Узган ел танышым 11 сыйныфны тәмамлаган кызына бик озак күлмәк сайлады. Кибетләр, сайтлар — берсе дә калмады. әнисе берәр күлмәк тапса, кызның беренче соравы: “Хакы күпме?” әллә әнисенең акча янчыгын кайгыртып сорый дисезме, юк, аңа күлмәкнең кыйммәтлесе кирәк, чөнки иптәшләре алдында мактанасы бар. “Соң, әни, ничек авыз тутырып, 6 мең сумга алдык дип әйтим, әнә башкаларныкы 15әр меңлек. Тап хет ун меңлекне!” — дип, әнисен биетә. Имтиханнарын шулай уйлыймы икән әле, ә менә күлмәкне кайгырта! Садиктан ук үзебез шуңа өйрәтәбез.   Кызганыч, чыннан да, чыгарылыш кичәләре күп җирдә хәтәр матур күлмәкләр ярышына әйләнә шул. Психологлар һәм белгечләр фикеренчә, бу балаларыбызга бакчадан ук сеңә, башкалардан уз­дырырга тырышып, ат хакына күлмәкләр алып, көндәш­леккә без аларны үзебез өйрәтәбез. Игътибар итегез әле: балалар бер дә күпме китаплары барлыгы, түгәрәкләрдәге уңышлары белән түгел, ә киеме, уенчыгы, кайда ял итүе белән мактана. Алар кечкенәдән шулай үзара “ярышырга” өйрәнә.  

 Ата-аналар комитеты белән атна буе бәхәсләшкәнбездер, әмма һәркем үз фикерендә калды. Без исә бу истәлекле көнне гаилә белән үткәрергә булдык, бакчадагы “Ут­рен­ник”тан соң, бергәләшеп кинога киттек. Апалары өйдә пешеренеп, кечкенәбез яраткан тәм-томнарны алып, табын корган иде. Улыбыз гаилә әгъ­заларының аның белән бергә шатлануын тагы бер тапкыр аңлады, тойды. Миңа калса, бу күпкә мөһимрәк.  

 

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Башкортстан. Нефтекама. 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев