Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Казанда бер трамвайдан икенчесенә бушлай күчеп утыру өчен “Трамвай 60 минут” тарифы кертелә

Казанда пассажирларны бер маршруттан икенчесенә бушлай күчереп утырту өчен “Трамвай 60 минут” дигән яңа тариф гамәлгә кертелә. Әлеге тарифлы транспорт картасы бер сәгать эчендә бер үк юнәлештәге берничә трамвайга күчеп утыру мөмкинлеге бирә. Моның өчен 31 сум түләргә кирәк булачак.

Моннан тыш 2 июльдән трамвайлар маршрутында үзгәрешләр көтелә: 3 яңа маршрут ачыла, берсе – элеккегесе торгызыла. Трамвайлар саны да арта: 85тән 88гә җитәчәк.

“Химическая урамы – тимер юл вокзалы” №1 маршруты ике маршруттан торачак. Химическая урамыннан Каравай бистәсенә кадәр яңа – №8 маршрут (барлыгы 6 вагон һәр 11-12 минут саен йөриячәк) ачыла. №1 маршруты трамвайлары – барлыгы 14 вагон һәр 9-10 минут саен Каравай бистәсеннән елга портына кадәр йөриячәк.

Тимер юл вокзалыннан елга портына кадәр өстәмә №2 маршруты кертелә.

Сүз уңаеннан, Казанда “Түбәтәй” экскурсия трамвае йөри башлаячак. Белгечләр транспортны уңай бәяләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев